|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2020 Фаҗига
Татарстандагы авариядә абыйлы-энеле өч кеше үлгән (ФОТО)Бүген төнлә Ульян юлының 28нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте булган. «Нива» белән «Вольво» йөк машинасы кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиңел машинадагы өч кеше үлгән. Алар барысы да абый-энеләр. Рульдә барган Кайбыч районы егетенә 26 яшь булган. Абыйлары исә 1984 һәм 1990 елгылар. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы белән аңлаталар. Татарстан эчке эшләр органнарында әйтүләренчә, «Нива» шоферының правасы булмаган. Йөк машинасы руле артында исә Пенза кешесе булган. Аңа 26 яшь.
МВД РТ фотосы
--- |
Иң күп укылган
|