|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2020 Аш-су
"Олы мичтә әзерләргә яратам" - Миләүшә ападан чикләвек рецептыАпас районының Борнаш авылында яшәүче Миләүшә апа Гобәйдуллина аш-суга оста. Аның калын дәфтәренә язылган һәм хәтерендә сакланган рецептлары бик күп. — Әнидән качып кына әтәч кәнфит кайнатканым истә. Чынлап торып ашарга пешерергә тулай торак өйрәтте, — ди ул. — Җәйге өйдә олы мич бар. Анда әзерләргә яратам. Тәбикмәк, коймакны учакта да пешерәм. Миләүшә апаның каенанасы Әминә апа да аш-суга оста булган.
— Каенанамның ризыклары телеңне йотарлык була иде. 15-16 шар таба пирогны олы мичтә пешерде. Вафля, чикләвек, күбек (безе), печеньелары да тәмле килеп чыкты. Рецептларын дәфтәргә теркәп барды. Хәзер дә әнидән алган рецептлар белән пешерәм, — ди уңган хуҗабикә.
МИЛӘҮШӘ АПАДАН ЧИКЛӘВЕК РЕЦЕПТЫ
5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын күпергәнче яхшылап болгатабыз. 180 г эретелгән атланмай, 1 чәй кашыгы чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп салабыз. Аннан 1 стакан он кушабыз. Уртача куелыктагы камыр чыга. Сыек булса, тагын он өстәргә мөмкин. Табаны кыздырабыз һәм майлыйбыз. Формалы табаның һәр чокырына яртылаш камыр салып пешерәбез.
Эчлеккә кайнатылган куертылган сөт кулланырга мөмкин. Үзең ясарга да була. 1 стакан сөткә 2 шәр аш кашыгы шикәр комы, он,
1 йомырка салып, куерганчы кайнатырга. Сөт өсте (сливки) салып, бераз сыеклатырга да ярый.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА |
Иң күп укылган
|