поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.05.2020 Мәдәният

Тинчурин театры: “Без бүген үк спектакль куярга әзер”

26 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 нчы театраль сезон ябылуга багышлап, матбугат конференциясе уздырды. Спикерлар буларак театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм театрның баш дирижеры Ильяс Камал билгеләнгән иде.

Театрның сезон нәтиҗәләре турында Фәнис Мөсәгыйтов башлап сүз тотты: 

 
- Бу сезон бик үзенчәлекле булды. Төрле режиссерлар эшләде. “Хыялый”, “Өч аршын җир”, “Акча бездә бер букча”, “Карурман” спектакльләренең премьералары узды. Дүртенче премьерадан соң пандемия дә башланды. 18 июльдә Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниевның “Полиционер” пьесасын куярга тиеш иде. Ләкин коронавирус пандемиясе аркасында ул күчә. Хәзерге вакытта укулар һәм онлайн-репетицияләр башлана. 2 июльдән соң артистларыбыз яллардан чыгачак һәм шул вакытта репетицияләр дәвам итәр дип уйлыйбыз. Һәм шул ук вакытта Диана Сәфәрова “Асыл кош” премьерасын әзерли. Премьераны сентябрь аена планлаштырган идек, ләкин ул да шулай ук күчәчәк, әлегә ноябрьдә дип торабыз. Ноябрьдә Фәрит Бикчәнтәев килергә тиеш иде, ул да күчәчәк, ләкин кайчанга икәне әлегә билгесез. Декабрьдә балалар өчен спектакль чыгарга тиеш иде... Ягъни хәзерге көндә безнең “Полиционер” һәм “Асыл кош” премьералары әзерләнә. Алар көзгә әзер булыр дип торабыз, калган икесен сөйләшеп бетерергә кирәк. Чыккан спектакльләребез бик уңышлы, алар төрле жанрда, төрле режиссерлар белән эшләнгәннәр. Күп кенә спектакльдә үзебезнең артистларыбызны таный да алмадык: алар безнең өчен яңа яктан ачылды. Хәтта: “Артистларыгызны кайдан чакырдыгыз?”, - дип сораучылар да булды. Билгеле, спектакльдә барысы да үзебезнең артист иде.
 
Шушы вакытта безнең Мәскәүгә гастрольләр булырга тиеш иде, алар шулай ук ноябрь аена күчерелде. Анда “Акча бездә бер букча”, “Хыялый” һәм “Полиционер” спектакльләре куелачак. Үзизоляция вакытында онлайн-трансляцияләр бик күп булды. Моның буенча махсус оператив штаб ясадык. Аның җитәкчесе итеп Марсель Шакиров  куелды. Шулай ук Салих Сәйдәшевның туган көне уңаеннан 3 декабрьгә иммерсив спектакль әзерләнәчәк. Ул безнең сәхнәдә түгел, ә “Сәйдәш” музеенда булачак. Артистларыбыз чыгарган “Нәзер” спектаклен дә без үз балабыз итеп кабул итәбез. Чөнки аны безнең артистлар эшләде, анда шулай ук безнең декорация элементлары да кулланылды.
 
Зөфәр Харисов: 
 
- Әлеге сезон миңа зур уңыш китерде, Аллага шөкер. “Хыялый”, “Акча бездә бер букча”, “Карурман” премьераларында уйнау бәхете тиде. Өч эшемнән дә мин бик канәгать. Халык, театр тәнкыйтьчеләре әйбәт кабул итте.
 
Ильяс Камал: 
 
- 86нчы сезон музыкаль эшчәнлек ягыннан бик бай булды. Оркестр спектакльләрдә дә, театрыбызның башка чараларында да актив катнаша. Шулай ук “Безнең җыр” дигән уртак проектыбыз да кичектерелде. Ул Кариев театры һәм “Калеб” яшьләр буыны җыены белән берлектә узачак. Аны да ахырына җиткерербез, дип торабыз. Киләчәктә “Асыл кош”та да оркестрның роле бик зур булачак. Конференция барышында “Асыл кош” спектакленең башта Г.Кариев театры сәхнәсендә куелуын искәрттеләр. Ләкин, тинчуринлылар сүзе буенча, алар сәхнәсендә спектакль башкачарак булачак: музыка ягыннан өстәмәләр зур урын алачак. “Асыл кош” – гаилә спектакле дип санала. Әлегә бу спектакльгә рольләр бүленмәгән. Премьера өчен берничә кешене штатка алу да карала.
 
Рөстәм Гайзуллин театрның онлайн эшчәнлеге турында сөйләп узды: 
 
- Үзизоляция чорында театрыбыз ял итте дип саналса да, бу вакытта, киресенчә, эш күпкә артты. Директорыбыз хәер-фатыйхасы белән оператив штаб булдырылды, әлеге проектны Марсель Рузиль улы җитәкләде. Ул штаб эшчәнлегенең бер көнен генә сөйләргә дә вакыт җитмәс. Аның төгәл эш сәгате булмады: артистларның телефоннан, өендә килеш иртәнге 6дан төнге 2гә эшләгән көннәр дә бар иде. Төп максат: социаль челтәрләр аша тамашачыбыз белән элемтәне саклап калу. Театрда җыела алмасак та, бер-беребезне югалтырга ярамый. Театрның Instagram, YouTube, ВКонтакте рәсми аккаунтларында бик зур эшчәнлек алып барылды. Элеккеге спектакльләр дә цифрлаштырып эленде, яңа төшерелгән төрле форматтагы видеолар да урын алды. Опертив штабның эшчәнлеге бүген дә тынмый, җәйге ялга киткән очракта да эшләрбез дип уйлыйм. Әйе, хәзерге көндәгечә бик актив булмаса да. Шуны да искәртеп узарга кирәк: Instagram челтәрендә апрель ае дәвамында безгә 5 меңнән артык яңа язылучы өстәлде. Хәзерге көндә 20 меңгә якын тамашачыбыз безнең театрыбыз язмышы белән кызыксынып бара.
 
Хезмәт хаклары буенча башка еллар белән чагыштырганда күпмедер аерма булуын да әйттеләр.
 
Бу хакта Рөстәм Гайзуллин да фикерен әйтеп узды:

- “Ашаган белми, тураган белә”. Бу мәсьәләдә җитәкчелегебезгә һәм министрлыкка зур рәхмәт әйтәсем килә. Чыннан да, пандемия ситуациясе башлангач, куркыткан иде. Без бит инде хезмәт хакын алганчы ук “туздырабыз”: кайсын кая куясын бүләбез. Аллага шөкер, әллә нинди зур аерма сизелмәде. Ничек булдырганнардыр, ничек тырмашканнардыр, тик барыбер безнең өлешкә керү булмады. Тулы хезмәт хакларын алдык.
 
Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, билетларны кире кайтаручылар булган. Ә инде акчаларын алмаганнар шул билетлар белән спектакльләргә керә алачаклар:
 
- Без башка театрлар белән чагыштырганда, сакчылрак – тамашачы биргән акчаны шунда ук туздырып бетермибез. Шуңа күрә безгә билет акчаларын кире кайтару авырлыкка туры килмәде. Күп кенә тамашачылар әлеге спектакльләрнең бары тик кичектерелүен генә аңлап, билетларны үзләрендә калдырдылар. 
 
Артистлар да, театр үзе дә тамашачыларын сагынган, бу матбугат конференциясендә дә сизелде. “Бүген спектакль куярга ярый, бу беркемгә дә куркыныч тудырмаячак дисәләр, без бүген үк спектакль куярга әзер”, - диде спикерлар.
 
 
 
 
 
 

Алсу СӘЛАХОВА
Идел
№ --- | 27.05.2020
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»