поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.05.2020 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: "Кайгыдан шешәгә үрелүдән Аллам сакласын"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев газиз кешесен- әнисен югалтканнан соң, социаль челтәрләрдә җырчыны әле башыннан сыйпадылар, әле утка салдылар. Әлеге миһербансыз күренешкә Әнвәрнең карантинга ябылуы сәбәпче булды. Ләкин үзенең җырындагыча “җылы сүзләр белән юатучылар” күбрәк булып чыкты. Бүген без аның белән хич-кичерешләре, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

- Әнвәр, әниеңне югалтуны бик авыр кичердең, төшенкелеккә бирелдең... 

- Әниемнең китүе минем өчен зур югалту булды. Мин моны әле дә аңлап бетерә алмыйм. Бу - төшкенлеккә бирелү түгел, ә әлеге хәлне күңелнең кабул итмәве. “Нигә? Нигә минем әни белән? Нигә минем белән булды бу хәл?” – дигән сораулар күңелне тырный.
 
- Синең хакта кайгыдан хәтта шешәгә үрелгән, диделәр. Бу дөрестән дә шулаймы? 
 
- Мин үземне эчмим димим, кирәк вакытта кулланам. Ләкин эш вакытында түгел. Кайгыдан шешәгә үрелергә Аллам сакласын. Кирәк булса, әллә кайчан үрелер идем. Дошманнарны куандырыргамы? Юк инде. Ничек кенә авыр булмасын, мин тешемне кысып булса да елмаям. Аллага шөкер, гаиләм, балаларым, туганнарым бар, әтием исән. Җырланмаган җырлар әле бик күп.
 
- Кайгы өстенә гаиләгезне карантинга яптылар. Шуңа да карамастан, кайберәүләр сине гаепләде. Бу янган учакка ут өстәү булды. Тик күп кенә иҗатташ дусларың, тамашачыларың яклап чыкты. Шул көч өстәдеме сиңа? 
 
- Тамашачымның 95 проценты мине яклады. Дусларым да элемтәдә булды. Аларга рәхмәтемне җиткерәм. Чирне беркем дә сорап алмый, килә дә җитә. Кайберәүләр акыл өйрәтте, урынсыз нәтиҗәләр чыгарды. Бу чир буенча барысы да белгеч булып чыкты. Кешелекле булырга кирәк.
 
- Хәзерге вакытта авылдагы йортны кем карый? Киләчәктә ул йортта яшәячәкләрме?
 
- Авылдагы йортта беркем дә яшәми. Әмма кайтып җыештырып, буяп, чистартып киләбез. Бакчага бераз бәрәңге, суган, кыяр, редис һәм башка яшелчәләр утырттык. Мин утырткан алмагачларны әнием бик ярата иде. Узган ел алар беренче тапкыр алма бирде. Әнием “улымның алмалары” дип куана иде. Хуҗалыкны апам белән җизни карап тора. Бар җирдә дә йозак эленеп тора...
 
- Әнвәр, син үзең дә йорт төзисең дип беләм. Кайда урнашкан ул, кайчан күченергә исәп? 
 
- Әйе, Уфа янында бик матур урында йорт төзибез, Аллага шөкер. Кайчан күченербез – анысы билгеле түгел. Бәлки Яңа елдан соң булыр. Исәнлек кирәк, бүгенге көндә барысы да үзгәреп тора.
 
- Үзизоляциягә кадәр кайбер артистлар концертлар куеп, азмы-күпме акча эшләп өлгерде. Син “запас” акча туплый алдыңмы? 
 
- Аллага шөкер, җитәрлек.
 
- Кыен шартларда булса да, яңа җырлар иҗат итәсең. Тамашачыңны кайчан яңа клип белән сөендерәчәксең? 
 
- Яңа җырлар өстендә эшләвемне дәвам итәм. Яңа репертуар туплыйм. Хәзер тормышка карашым бераз үзгәрде, репертуардагы тематика да үзгәрер дип уйлыйм. Клип төшерүне июль аена планлаштырам, Алла теләсә.
 

Лена РӘХИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»