|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2020 Шоу-бизнес
Илназ Баһның могҗизалы чиләге "эһ" дигәнче тавыкларга кычытканнан витаминлы салат турап бирә (ВИДЕО)Җырчы халкы концерт һәм Сабантуйларсыз калгач, күбесе мәҗбүри ялларын бакчада яки авылда үткәрә. Илназ Баһ инстаграмга кызык видео элгән әнә. Җырчының моторлы чиләге тавыкларга кычытканны "эһ" дигәнче турап бирә. Роликтан күренгәнчә, Илназ кикриклеләргә бер капчык чагулы үлән җыйган. Шуны үзенең "чиләк-тегермәнендә" "тарттыра". Бу күренеш якын тирәдәшеләрне дә битараф калрымый. Тавыкларга витаминный салат була хәзер дип шатланалар. Кадр артындагы тавыш Илназның хатыны булса кирәк, бу аппарат белән винегрет турап булмый микән дип кызыгып карап тора. Пост астындагы комментарийларда исә Илназның бармаклары өчен борчылалар, берәр тәпән кулланырга киңәш итәләр.
Кычыткан әкренләп картая башлады инде. Быел әле кычыткан ашы ашамаган булсагыз, һичшиксез, пешереп ашагыз. Тавыкларга гына түгел, кешеләргә дә кирәк яшел витамин.
Илназ Баһның мәзәк видеосы:
--- |
Иң күп укылган
|