|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2020 Мәгариф
Россиянең иң кыйммәтле югары уку йорты да, иң арзанлысы да Татарстанда урнашканУкучылар 11 сыйныфны тәмамлап, кайсы югары уку йортына укырга керергә икән дип баш ваткан мәлдә “РИА Новости” “Навигатор абитуриента” дигән сәхифә чыгарган. Анда Россиянең иң кыйммәтле һәм иң арзанлы ВУЗларын атаганнар. Ни кызык, тегесе дә, монысы да бездә - Татарстанда. “Матбугат.ру” хәбәрчесе, язманы игътибар белән карап чыкты. Бәяләр болайрак икән: Илебезнең иң кыйммәтле югары уку йорты – Иннополис университеты. Монда энә белән кое казу елына 1,2 млн сум тора. Ә иң арзаны – Россия Ислам институты. Монда уку бәясе – елына 20 мең сум гына. Иннополистан сон иң кыйммәтле югары уку йортлары исемлеген түбәндәге ВУЗлар дәвам итә: НИУ ВШЭ (“Вышка”) – 660 мең сум, МГИМО – 648 мең сум, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе – 574 мең сум.
“Укырга, укырга һәм укырга!” дигән иде берәү. Кем әйткәнен хәтерләмим. Чөнки бу кадәр кыйммәтле уку йортын тәмамламадык.
--- |
Иң күп укылган
|