|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2020 Дин
«Мәчет булмагач, гаетне зиратта укыйлар иде» (ВИДЕО)Фәгыйлә Шакированың чираттагы видеоблогы чыкты. Ул Биектау районы Кече Битаман авылында туып үскән Гәүhәр апаны элек совет заманында Ураза гаетен ничек үткәрүләре турында сораштыра. «Мәчет булмагач, гаетне зиратта укыйлар иде», - ди ак яулыклы әби. Чөнки авыл мәчетеннән клуб ясаган булганнар. “Әти зираттан кайта, барыбыз белән кул биреп исәнләшә. Кайтканда бөтен күршеләр белән күрешеп чыга. Ураза тотмасак та, без балалар сәхәргә тора идек”, - дип искә ала тапшыру герое. Гәүһәр апа шигырьләр дә иҗат итә. Бу шөгыльгә аны ялгызлык этәргән. Үзем генә калгач, шигырьләр яза башладым, ди. Кайберләрен видеоблог тамашачыларына да тәкъдим итте.
--- |
Иң күп укылган
|