поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.07.2010 Фаҗига

“КОЯШЫБЫЗ ИДЕҢ СИН...”

Радик Биккининның үкенечле үлеме күпләрне тетрәндергән. Туганнары, бөтен авыл халкы шок хәлендә. “Вконтакте” сайтында хәтта “Радик истәлегенә” дигән төркем дә булдырганнар. Анда 600дән артык дустының кушылуы, егет турында берничә йөз истәлек хатлары язылуы да күп нәрсә турында сөйли. Ни өчен Аллаһы Тәгалә 19 яшьлек бу егетне сайлаган? Нишләп нәкъ аның гомере кыска булырга тиеш соң?

Шат күңелле, көләч йөзле, акыллы, шаян, чибәр... Радик турында “иде” дип сөйлисе дә килми. Ә Рәшидә апа белән Габдулла абыйны юатырлык сүзләр табып булмый...

 

“5”ЛЕ ӨСТЕНДӘ “5”ЛЕ

 

– Төпчегебез, алтыныбыз иде. “Җимеш” дип кенә эндәшә идек без аңа, - ди Рәшидә апа, күз яшьләрен тыя алмыйча. – Атна саен кояш кебек елмаеп кайтып керүләрен, кысып кочаклап үбеп алуларын мәңге онытасым юк. Аралашучан, беркем белән дә конфликтка керми торган, яхшы күңелле, ярдәмчел иде. Мунча яратты. Йортыбызны зурайттык, өйгә кушып мунча җиткердек. Шундый рәхәт тормышны ташлап китәләрмени?! – дип дәвам итте әни кеше, улының бүлмәсен, киемнәрен күрсәтеп.

 

Радикның мәктәп елларындагы дәфтәрләрен, көндәлеген, дистәләгән Мактау грамоталарын карыйм. Тип-тигез, хатасыз язу астында “5”ле дә “5”ле генә. Класста иң яхшы укучы була ул. Олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый, республика күләмендә көчен сыный. Активист, лидер, кыскасы, мәктәпнең йөзек кашы була. Укытучылары бу егетне алтын медальгә әзерли, зур өметләр баглый. Мәктәпне тәмамлагач, Радик Казан дәүләт техник университетның бишенче факультетына (Радиоэлектроника һәм телекоммуникация) түләүсез бүлеккә укырга керә. Анда да төркемдәшләре белән уртак телне тиз таба, компаниянең җанына әйләнә ул. Гитарада уйнарга өйрәнә, бокс белән шөгыльләнә. Икенче курста эшкә урнаша, кирәк-яракка әти-әнисеннән акча алмый башлый. Таныш-белешләренең ватык телефоннарын ремонтлый, контроль һәм лаборатор эшләр белән булышкалый.

 

– Төркемдәшемнең сызымын эшләдем, әни. Бер пакет пилмәнгә башкардым, тулай торакта анысы да сагындыра, – дип елмая Радик бер кайтуында.

 

КЕМ ГАЕПЛЕ?

 

15 июньдә төркемдәшләр Идел буена ял итәргә китә. Зачет сессиясен ябу – бер шатлык булса, икенчедән, имтиханнар алдыннан көч тупларга ниятлиләр. Күңелле генә башланган көннең фаҗига белән тәмамланасын берәү дә күз алдына китермәгәндер. Вакыйганы Радикның төркемдәше Регина Сәгъдиева тәфсилләп сөйләде.

 

– Барыбыз да җыелдык, Радикның да кәефе күтәренке иде. Бернинди начар хәл дә сизенмәгәндер дип уйлыйм. Палатканы кая куярга белмичә, озак икеләнеп тордык. Аннары “Икар” лагере янына тукталдык. Күңел ачтык, сөйләштек, су коендык. Тиздән егетләр байдаркада йөзәргә булдылар. Өчәү – Саша, Женя һәм Радик – көймәгә утырып, баштан яр буенда гына йөзделәр. Ул вакытта елганың икенче ярына чыгарга ниятләүләрен берәү дә белмәде. Ләкин килешәсездер, геройларны туктатуы җиңел түгел. Кыскасы, икенче якка чыкты болар. Кирегә йөзәргә тотындылар, ярдан ярыйсы гына киттеләр... Шул вакытта баржа үтеп баруын күреп, туктап калдылар. Тик аның дулкыннары байдарканы җиңел генә әйләндерде. Өстәвенә, ул көнне җил дә көчле иде. Көймә тиз арада су төбенә китте. Егетләр паникада... Йөзәргә җиңелрәк булсын дип, аркага ятканнар. Шул рәвешле, Радикның кинәт су төбенә китүен күрмичә калганнар.

 

– Бу хәлләрне яр буеннан карап торган арада сез нишләдегез?

 

– Күңелсез хәлләрне сизенеп, янәшәдәге балыкчыга мөрәҗәгать иттек. Ул ярдәм итәргә ризалашты. Ләкин моторлы көймәсе белән кереп, Саша белән Женяны гына алып чыкты. Алар шок хәлендә иде, валерьянка эчердек. Тиз арада коткаручыларга шалтыратырга тотындык. “МЧСник”лар үтенечебезне кире какты. Моторлы көймәләре юк, янәсе. Коткаручыларда көймә булмау башка сыймый! Нәтиҗәдә, милиция килде, бездән сорау алдылар... Ә тәнен бер атнадан соң гына таптылар...

 

– Радик йөзә белә идеме соң?

 

– Ни дәрәҗәдә яхшы икәнен белмим. Үзе белән бу хакта сөйләшкән булмады. Ләкин егетләр белән йөзәләр иде. Әти-әнисе исә, йөзә белмәгәнлеген әйтте. Үзегез уйлап карагыз, бөтенләй йөзә белмәгән кеше Иделнең икенче ярына чыгарга тәвәккәлләр идеме? Радик менә дигән кеше, яхшы дус иде. Бу хәлнең аның белән булуына ышанасы килми, –дип сүзен йомгаклады Регина.

 

“КАЙЛАРДАН САБЫРЛЫК АЛЫЙМ?!”

 

Рәшидә апага исә бу хәбәр икенче көнне генә килеп җитә. “Вконтакте” сайтында Радикка багышланган клип пәйда була. “Без сине мәңге онытмаячакбыз! Авыр туфрагың җиңел булсын”, – диелә анда. Моны авылдашлары, Радикның дуслары күреп ала, ышаныргамы, юкмы дип аптырый.

 

– Ул көнне идән юып йөри идем, – дип искә ала Рәшидә апа. – “Кара, бу малай бүген кайтырга җыенамы икән? Хәбәре дә юк, шалтыратып алырга кирәк әле”, – дип уйлап куйганны хәтерлим. Шулвакыт бер күрше телефоннан шалтыратты да хәл-әхвәл белеште. “Радикның кайтканы бармы?” – дип тә сорашты. Трубканы гына куюым булды, икенче күрше шалтырата. Монысы белән дә юк-бар сөйләштек. Хәбәрдар түгеллегемне шулай аңлаганнар. Аннары берсе керде, иреннәре калтырый... “Рәшидә апа, Радик турында шундый-шундый сүз йөри бит”, – ди. Ышанмадым, юктыр, булмас, мин әйтәм. Шуннан соң аңымны җуйганмын, шәфкать туташын да алып килгәннәр, укол кадаганнар.

 

Радикның мәетен тапканчы, якыннары аның үлеменә ышанмый. Берәр кая йөзеп чыккандыр, хәтерен югалткандыр, табылыр, дип уйлыйлар. Язмышлардан гына узмыш юк шул...

 

– Җирләгәндә халык нык күп килде, Сабантуй кебек иде. Төркемдәшләре 6 машина белән кайтты, бөтен классташлары җыелды. Кабере чәчәккә күмелде. Матди яктан да ярдәм иттеләр, рәхмәт. Хәзер дә классташлары әнине күргән саен: “Ничек ярдәм итик, әйтегез, килеп китәбез”, – дип кенә торалар, – ди Радикның абыйсы Илнур.

 

– Хәсрәтнең дә хәсрәте бу. Ятсам да елыйм, торсам да елыйм. Компьютерны кабызып, дуслары төшергән клипны сәгатьләр буе әйләндереп утырам. Улымның фотоларын карап чыкмаган бер генә көнем дә юк. Сабырлыкны кайлардан гына алыйм икән? Нигә Аллаһы Тәгалә мине бу кадәр җәзалый? – дип өзгәләнүче әни кешегә түземлелек кенә телисе кала.

 

ИҢ ЯХШЫСЫ УЛ ИДЕ...

 

Биккининнардан чыккач, каршы йортта гына яшәүче укытучы – Татьяна Александровна янына кердем.

 

– Класс җитәкчесе буларак, класста иң яхшы укучы икәнен, күршесе буларак, гаиләдә иң яхшы бала булуын икеләнмичә әйтә алам. Үзен яраттыра һәм хөрмәт иттерә белде, дошманнары булмады, – диде ул Радик турында сораштыра башлау белән. – Кирәгенчә таләпчән, кырыс та, йомшак та... Аны начар итеп искә алырга мөмкин түгел. Әлеге сүзләрем белән классташлары да килешер дип уйлыйм. Киләчәктә яхшы эшкә урнашачагына, тормышы җитеш булачагына, без, укытучылары, шикләнми идек. Үләргә күпмедер вакыт кала, классташы белән хәлемне белергә керделәр. Бер тамчы да зарланмады, уңай энергиясе ташып тора иде.

 

– Фаҗига турындагы хәбәрне ничек кабул иттегез?

 

– Бөтен авылга аяз көнне яшен суккандай булды. Бигрәк тә гәүдәсен эзләгән көннәрне, билгесезлекне авыр кичердек. Таныш-белешләр бер-беребезгә шалтыратып, яңалыкларны сораштырып тордык. Радикны күмгәч, классташлары ике көн рәттән елга буенда очрашкан. “Татарларда кеше үлгәч еларга ярамый. Шуңа күрә, еламыйча, Радик белән булган күңелле вакыйгаларны гына искә төшердек. Чөнки ул якты йөзле, кояш кебек кеше иде”, – диде классташы Крестина. Аның уйчан, кәефсез чагын хәтерләмим. Хәзер дә йортлары каршындагы тыкрыктан балкып килеп чыгар да кычкырып исәнләшер төсле. Андый укучыны онытырга мөмкин түгел, – ди класс җитәкчесе Татьяна Маханова.

 

КОЯШ

 

Макыл авылына баргач та, төркемдәшләре белән сөйләшкәндә дә күпләр аны кояш белән чагыштырды. Йөзеннән елмаю китмәгәнгә, гел бәхетле күренгәнгә, теләсә кемнең кәефен күтәрә алганга шулай искә алалар Радикны. Якыннарының йөрәгендә мәңге сүнмәс, якты кояш булып калыр ул. Авыр туфрагы җиңел булсын.

 

P.S. Быел Татарстанда гына да 100гә якын кеше батып үлде. Биккининнар – шундый коточкыч фаҗига кичергән гаиләләрнең берсе генә. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: кыюланып елга уртасына кергәнче, машинада тизлек җыйганчы, шикле дусларга ияргәнче җиде кат уйлыйк. Безне зарыгып көтүче, яратучы, сагынучы әти-әни, өйдәгеләр бар бит. Бер ялгышыбыз иң якын кешеләребез өчен мәңге төзәлмәслек ярага әйләнергә мөмкин. Сак булыйк. Аяк астына караган кеше базга очмас.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ | 28.07.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»