|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2020 Дин
“Мәчет төзелешенә каршы булганнарга да азык-төлек наборлары өләштек” (ФОТО)Казанның Авиатөзелеш районында төзелүче “Рәхмәтулла” мәчетенең бинасы әле сафка басмаса да, мәхәллә эше гөрли дияргә була. Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга ризык өләшенде. Изге айның соңгы көнендә егетләр, хатын-кызлар, хәтта балалар да мәчет территориясендә чисталык өмәсе – “субботник” үткәрделәр. Ә бүген Ураза гаетендә мохтаҗларга 140 пакет азык тараттылар. Хәтерләсәгез, бер ел элек Казанның Симонов урамында мәчет төзеләчәк дигән сүз таралгач, күпләр бу башлангычка каршы чыкты. Якын-тирәдә яшәүче кайбер кешеләр кемдер азан яңгыраудан курыкты, кемдер парковка машина белән тулыр дип борчылды. Бүген исә, азык-төлек наборлары шул исәптән әлеге йортларда яшәүче кешеләргә дә өләшенгән. Бу турыда “Матбугат.ру” хәбәрчесенә “Рәхмәтулла” мәчете төзелешендә башлап йөрүчеләрнең берсе Ильяс Гыймадов сөйләде:
Бу көннәрдә “Рәхмәтулла” мәчете төзелешенең иң кызган чагы. Манаралар күтәрелә. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр Сбербанкның 4276 6200 1534 1575 номерлы картасына акчалата ярдәм күчерә ала. Бу очракта иганәне “мәчет төзелешенә” дип имзаларга кирәк. Шулай ук төзелүче мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең үзе белән дә элемтәгә керергә мөмкин. Телефоны 89172700840.
Бүгенге чарадан фотолар:
--- |
Иң күп укылган
|