поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.07.2010 Җәмгыять

ЧӘЧӘК БИЗНЕСЫ

Мин чәчәкләр, гөлләр яратам. Базарда, яисә кибеттә күңелемә ятышлы чәчәк орлыгы күрсәм, шундук сатып алып, авылдагы өй каршындагы бакчага утыртам. Июль-сентябрь айларында алгы бакча аеруча матур була безнең. Шау чәчәктә утырган гөлләрем яныбыздан узып йөрүче кешеләрдә дә соклану тудыра. "Бигрәкләр дә матур", – дип туктап-туктап карап торалар. Мин чәчәк кибетләре яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм. Кереп, иснәп булса да чыгам. Чәчәкләр биргән яхшы кәеф, уңай энергияне сүз белән генә аңлатып буламы икән?! Чәчәкләр, тикмәгә генә хатын-кызлар өчен иң зур бүләк булып саналмыйдыр инде.

Күптән түгел Мәскәүдән Яна исемле танышым кунакка кайтты. Янаның әтисе тырыш, хәлле кеше. Кызына Мәскәүдә кечкенә генә бизнес ачып җибәрергә ярдәм иткән. Яна чәчәкләр бизнесы белән шөгыльләнә. Үзенең берничә чәчәк кибете бар. Мин чәчәкләргә мөкиббән кеше буларак, Янаны үземне кызыксындырган сораулар белән күмдем.

 

Мәскәүдә иң төшемле чәчәк сату нокталары булып метро һәм кеше күп йөри торган урындагыавтобус тукталышлары санала икән. Ләкин сату нокталарын ачу бәхете теләсә кемгә дә тәтеми. Өстәвенә бизнес үзе зур чыгымнар таләп итә икән. "Арендадан тыш, сине "җил-яңгырдан" саклаучы "крыша"га да түләргә кирәк. "Крыша" дигәннәренә акча биреп котылмасаң, эшләргә мөмкинлек бирми, теләсә нинди сәбәп табып бәйләнә. Керемнең 15-20 проценты шуларга китә, – дип зарланды Яна. – Өстәвенә, эте дә, бете дә Мәскәүгә агыла. Кесәсендә әз генә акчасы булган кеше бизнес белән шөгыльләнеп карамакчы. Шуңа күрә, кибет ачарга урын табу, чүлдә күл очратуга тиң. Кибет ачып җибәрергә булышкан өчен “җонлы кулларга” 20 мең доллар “төртергә” туры килде. Мин нәфесле кеше түгел, артык мал артыннан кумыйм. Дәү кибет ачуга караганда, сәүдә үзәгендә кечкенә бутикларны арендага алуың яхшырак. Анда аренда өчен генә түлисең, ә урамда сатсаң, әле милиция бәйләнә, әле янгын "сүндерү хезмәткәрләре килеп җитә, әле салым инспекциясе “кунакка керә”... Барысына да акча кирәк, ришвәт бирмичә генә тынычлап эшләп булмый. Чәчәкләрне исә “оптовик”лардан сатып алабыз, алай иткәндә чыгымнар чагыштырмача аз була. Чөнки, чит илдә эшләүчеңә түләмисең, юл чыгымнарын капламыйсың, товар “бозылмыймы" дип борчылмыйсың".

 

Яна үзен бизнес “акуласы” дип санамый. Ә менә аның дуслары арасында бөтен барлыгы белән чәчәк бизнесына “чумучылар” шактый икән. Дуслары Олег белән Оля гөлләрне турыдан-туры чит илдән кайтарта. Моның белән аларның Голландиядә яшәп эшләүче менеджерлары шөгыльләнә. Бер менеджер берничә компаниягә хезмәт куя ала. Ул, Русиядәге хуҗасыннан заказ ала һәм, зур ташламалар була торган аукционнарда катнаша. Аукционнарны исә чәчәк үстереп сатучы төрле компанияләр оештыра. Менеджерның бурычы – чәчәкне арзан бәядән сатып алу, документларны тәртипкә китерү һәм товарны хуҗасына озату. Аукционнар вакытында 180 сум лык розаны 15-18 сумга да сатып алырга була икән.

 

Сүз уңаеннан, Русиягә иң күп чәчәк сатучы ил Голландия икән. Бу илдән күп очракта, роза, лалә, лилия чәчәкләре кайтарталар. Ә экзотик үсемлекләрне,(мисал өчен,орхидея) Көньяк Африкадан, канәфер һәм розаларның кайбер төрләрен Колумбия белән Эквадордан сатып алалар. Декоратив үсемлекләрне Израиль үстереп сата булып чыкты.

 

Һәр нәрсәнең үз җае дигәндәй, чит илдән чәчәк кайтаруның да үз нечкәлекләре бар. Соңгы елларда Голландия чәчәкләрендә трипс дигән бөҗәк барлыкка килгән. Ул, колорада коңгызы бәрәңгене ашап бетергән кебек, роза чәчәкләрен "кимерә" икән. Шуңа күрә аларны Русиягә энә күзеннән үткәреп чыгаралар. Шунлыктан чәчәкләрнең күп өлеше “кара базар” аша керә. Декоратив үсемлекләр (букет бизәгәндә кулланыла торган яшеллек) чик буеннан чәчәккә караганда тизрәк үтә, чөнки аны таможня хезмәткәрләре тикшерми. Ә чәчәкләрне тулы партиясе белән тикшерергә мөмкиннәр. Шунлыктан чикне узганда чәчәк урынына “яшеллек” дигән ялган язу ябыштырып, ялган документлар белән дә кайтаралар икән.

 

Гөлләрне, гадәттә, махсус җиһазландырылган, суыткычлы фураларда кайтарталар. Бер фурага 336 тартма сыя. Бер тартмага исә 250 хрезантеманы урнаштырырга мөмкин. Чәчәк партиясе Голландиядән Руссиягә кайтып җиткәнче, 7-10 көн үтәргә мөмкин. Товарны карап, кибетләргә таратканчы тагын 4-5 көн уза. Ә кибеткә килеп эләккән чәчәкләр сатылганчы күпме утыралар?! Флористлар әйтүенчә, “идеаль” чәчәк, киселгәннән алып, шиңгәнчегә кадәр 30-45 көнләп "яшәргә" тиеш.

 

Шул кадәр юл узып кайткан гөлләр арасында сынганнары да, шиңгәннәре дә була, билгеле. Бу очракта, чыгым сатып алучы җилкәсенә төшә. Юлда кайтканда, чәчәкләр матурлыкларын югалтмасыннар өчен төрле химик препаратлар сиптерәләр. Шулай эшләгәч чәчәкләр кибетләргә таратылганда да түтәлдән кисеп кенә алган кебек булалар.

 

Янаның сөйләвенә караганда, чәчәк сатудан яхшы керем алыр өчен, бизнесыңны ачып җибәргән вакытта ук күп акча түгәргә кирәк. Яна миңа шушындый саннар китерде. Җиһазлар, павильонны ремонтлау – 100 мең сум, чәчәкләр утырту өчен вазалар – 50 мең сум сум, аларны саклау өчен суыткычлар – 80 мең сум, кәгазь “боткасын” җиңеп чыгар өчен – 50 мең сум кирәк, табышлы “нокта”да 5-7 квадрат метр арендалау елга – 480 мең сумга төшә, эшчеләргә айлык хезмәт хакы – 18мең сумнан (бер сатучыга) гыйбарәт, товарны сатып алу өчен елына 1 млн. 800 мең сум акча китә. Ә хәзер керемнәрне санап карыйк. Сатудан көнгә 10 мең керем керә, 1 нче сентябрь алдыннан 30 меңгә кадәр булырга мөмкин, ә 8 март алдыннан исә 100-300 меңлек чәчәк сатучы кибетләр дә бар. Кара исәп белән санасак, еллык акча әйләнеше 5 миллион тирәсе чыга! Иң популяр чәчәк булып, роза санала икән. Ул барлык сатылган чәчәкләрнең 80 процентын тәшкил итә. 23 февраль тирәсендә канәфер, ә 8 мартта лалә чәчәкләре күпләп сатыла. Соңгы елларда, яшьләр арасына үтеп кергән Изге Валентин көнендә йөрәк формасындагы букетлар яхшы сатыла, диләр чәчәк кибетендә эшләүчеләр. Шулай ук, хатын-кызларга бүләк итәргә дип, хрезантема букетлары һәм чүлмәкле бүлмә гөлләре күп сатыла икән.

 

Әйткәнемчә, гөлләр яратканлыктан, юлымда очраган чәчәк кибетләре яныннан тыныч кына үтә алмыйм. Мин укый торган университет янында кына бер чәчәк кибете бар. Юл уңаенда булганлыктан, мин анда еш кергәлим. Якынча дүрт квадрат метрлы мәйданлы бу кибеттә күбесенчә чиләккә утыртылган гөлләр саталар. Дивар буена урнаштырылган, чәчәкләр саклар өчен махсуслашкан биек, тар гына суыткычларда роза, хрезантемалар саклана. Еш кергәнгәме, мине үз итеп өлгергән сатучы ападан кибетнең көнгә күпме акча эшләвен сорыйм. “Көнгә бишәр мең дә эшлибез, бер чәчәк тә сатылмаган көннәр бар”, – ди ул. Әлеге кибеттә зур-зур букетлар күргәнем юк диярлек. Ике хрезантема арасына бер роза куеп ясалган букетлар исә 350 сумнан башлана. Кәрҗингә утыртылган букет якынча 250-300 сумга төшә. Якынча гына санасак та, 5 мең акча эшләү өчен көнгә 10 букет һәм 4-5( гөлләр 450 сумнан башлана) гөл сатарга кирәк дигән сүз! Бәйрәмнәрдә, чәчәк кибетләре еллык чыгымнарын капларлык акча эшли дигән фаразым ялгыш булып чыкты. Быел 8 март якшәмбе көненә туры килгәнлектән, сату әллә ни зур булмаган. Өстәвенә, кризис аркасында халыкның акчасы исәпле булу сәбәпле, бәйрәмнәргә зур букетлар сатып алу да сирәгәйгән. Күпме генә сөйләштерергә маташсам да, сатучы ханым, партизан кебек хуҗасын “сатмады”, шуннан ары мәгълүмат бирмәде. Әлеге сатучыдан үземне кызыксынган сорауларга җавап ала алмагач, җир асты юлында урнашкан кибетләр ягына юнәлдем. Беренче кергән павильонда сатучы кызга сорауларымны яудыра башлаган идем, эше күплеккә сылтап, миңа җавап бирүдән баш тартты. Ә икенче кибеттә эшләүче ханым аралашучанрак булып чыкты. Җир асты юлында урнашкан чәчәк кибетләренә гөлләрне Голландиядән кайтартылганлыгын белдем. “Мәктәпләрдә, уку йортларында имтиханнар вакытында товар әйбәт үтте. Ә менә июль башыннан сентябрь башына кадәр бездә “тынлык”. Бу вакытта бер-беребез (сатучылар) белән алышынып, җәйге ялга китәбез. Шәһәрдә халык әллә ни күп калмый, кайсы-кая ял итәргә китеп бетә, зур бәйрәмнәр дә булмый.” Хезмәт хакы турында сорагач, башта “нәрсә әйтим икән”кебегрәк бераз уйлап торгач гына: "12 меңләп чыга инде", – дип әйтеп куйды. Моңа сатудан кергән процентлар да өстәлә. Ә чәчәк бәяләренә килгәндә, розалар 70-80 сумнан башлап 130 сумга кадәр, букетлар исә 900-1000 сумнан башлана. Бу шулай ук бәйләмдә нинди чәчәкләр булуга бәйле. Моңа тагың матур чытырдавык кәгазь бәясе дә өстәлә. Мисал өчен, 3 хрезантема ботагы, ике роза, болар янына тагын 2-3 яшел ботак та куеп, шуны матурлап төрсәләр һәм ялтыравык лента белән бәйләсәләр, 900 сумлык букет сезгә елмаеп тора дигән сүз.

Җәйлеккә чыккач, үзәктәге чәчәк кибетләренең “конкурент”лары барлыкка килә. Болар – бакчаларында чәчәк үстереп сатучы әбиләр. Бауман урамындагы сәгать янында алар аеруча да күп. Өчәр, бишәр кечкенә розалар куйган “мини” букетлар 200 сум тирәсе тора, ә ромашка, күк чәчәк, георгин, кашкарыйлардан ясалган букетларны 100-150 сумга алырга мөмкин. Көнгә 10-15 букетны 150 сумнан саталар дип санасак, 1500-2000 сум керем дигән сүз!

 

Лекцияләр арасында, төркемдәшләрем белән Бауман урамына һава суларга төшкәлибез. Ялтыравыкка кызыккан саескан кебек, мин дә иртә яздан лаләләр сата башлаган әбиләр янына, чәчәкләр карарга барам. Сүз арты сүз китеп, нигә җәйге эсседә, көзен яңгыр астында басып торулары хакында кызыксынганым бар. Наташа әби, өйдә утырырга яратмый булып чыкты. “Монда кеше арасына чыгам, кордашларым белән аралашам, – диде ул. – Өстәвенә азмы-күпме акча да керә". Ә Ира түтинең оныгы чирле икән, шуңа дарулар алу өчен акча эшли.

 

Мин йөри торган автобус тукталышында бер чәчәк кибете урнашкан. Анда ел әйләнәсе азалияләр саталар.Шушы ап-ал чәчәкләргә алданып, көнгә әллә ничә үтәм шул кибет яныннан. Түзмәдем, бер көн кереп, сатып алдым кызыгып йөргән гөлне. Сатучы хатын бик аралашучан булып чыкты, гөлне ничек тәрбияләргә икәнен тәфсилләп аңлатты. Гөле дә арзан тормый – 450 сум! Күп сөйләргә яратучы бу ападан да кибет хакында сораштырдым. Тукталышлардагы кибетләрнең кереме, “точка”ның кая урнашуына бәйле икән. “Көнгә бер чәчәк сатмаган көннәр дә бар. Кичә университетта диплом якладылар, ун букет саттым”, –дип шатлыгы белән уртаклашты сатучы. Хезмәт хакы, шулай ук, ничек сатуга бәйле булып чыкты. “Моңа өстәп, букетлар ясау, чәчәкләрне “упаковать” итү өчен дә акча түлиләр”,– диде ул. Бер чәчәкне төрү, мисал өчен, ун сум тора.Ә букетта 3-5 чәчәк булырга мөмкин,димәк һәр ясалган букеттан сатучыга 30-50 сум хезмәт хакы бара дигән сүз.

 

Таныш егетләр арасында, чәчәк кибетләрендә сатучы булып эшләгәннәре дә бар. Гадәттә, егетләрне төнге сменага эшкә алалар. Шуларның берсе – Рунар. Ул студент вакытында Мәүлетов тукталышындагы чәчәк кибетендә чәчәк сатып алды. “Хезмәт хакы әллә ни мактанырлык түгел, стипендиягә кушкач ярап куя шунда”,– дия иде. Кибет хуҗасы бер төн эшләгән өчен аңа якынча 150-200 сум түләгән.Хезмәт хакы күпме букет сатуыңа да бәйле. Әгәр зур букет сатыла икән(мисалга, 1500 сумлыгы), сатучыга шуның 70-100 тәңкәсе кала.

 

Кибет эче, чәчәкләр шиңмәсен өчен, кондиционер белән җилләтелә, шуңа анда гел салкын. 8-9 сәгать буе салкын кибеттә утыру үзен сиздергән күрәсең, Рунар еш кына салкын тиеп интегә иде. Өстәвенә, кайчагында ут та сүнгәләгәнен сөйләгәне бар. Ут булмагач, җилләткеч эшләми, димәк чәчәкләр дә шиңә. Ә шиңгән чәчәкләр өчен акчаны кибет хуҗасы сатучыларның хезмәт хакыннан алып кала торган булган. Букетлар яхшы халәттә саклансын өчен Рунар даруханәдән төрле препаратлар, анальгин, шикәр ташый иде. Корый башлаган таҗларны кайчы белән кисеп, матурлаганын да күргән бар. Тәҗрибәле сатучылар исә таҗларны матурлап ябыштырып, чәчәкне төрле ялтыравык пакетка, челтәр сыман декоратив “чүпрәккә” төреп, кәрҗиндәге букетларга тыгалар икән. Көзге салкыннар башлангач, туйдым бу эштән дип, Рунар чәчәк сатудан китте.

 

Чәчәк сатучы икенче дус егетем – Руслан. Ул Мусин урамындагы кибеттә эшләде. Руслан, Рунарга караганда, шомарак егет иде. Шуңадырмы ул эшеннән һич зарланмады. ”Төнлә гадәттә кибеткә бай абзыйлар сөяркәләренә, яисә сөяркәләре янында соңлаганга, хатыннарына чәчәк алырга керәләр. Теге очракта да, бу очракта да букетларның кыйммәтлерәген сатып алалар. Алар өчен бәя мөһим түгел. Бу – зур плюс. 1300 сумлык букет бәясенә 100-200 сумны өстисең дә, керем үзеэә кала. Ә чәчәкне барыбер сатып алалар аны”, – дип бик тәмләп сөйләгәне истә.

 

Кайчагында “кызган” баштан керүче клиентларга, хуҗа безгә “чәпәмәсен”дип, шиңгән чәчәкләр дә биреп чыгарганы булган.

 

Гомумән,чәчәк сатып алучыларны өч төргә бүлеп карыйлар. Беренчеләре өчен бәянең арзан булуы мөһим. Аларга, 300-500 сумга себерке тоттырып җибәрсәң дә барыбер. Иң мөһиме бәясе арзан булсын. Икенчеләре – матур букетларны таный белүчеләр. Алар матурлык өчен зур акчалар түгәргә дә риза, тик чәчәкләр матур, букетлар оригиаль итеп ясалган булырга тиеш. Ә өченче төркемгә, чын “гурманнар” керә. Мондыйлар урамдагы “ләвкә”ләрдан чәчәк сатып алмыйлар инде. Алар махсус салоннардан, танылган флористлар ясаган букетларны гына алалар. Чәчәк сатучылар белән аралашкач шундый нәтиҗәгә килдем. Чәчәк сатып зур табыш алыр өчен, башка төр бизнесменнарга караганда да күбрәк тир түгәргә кирәк икән. Бигрәк тә безнең илдә. Чөнки Русиядә, Америкадагы кебек, кибеткә кергәч, халык ипи белән бергә кәрҗиннәренә чәчәк букеты да салып чыгып китми шул. Моның өчен аның матди мөмкинлеге дә юк. Кызганыч, чәчәкләр безнең түребезгә бәйрәм көннәрендә генә "менеп кунаклый".


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 12 | 27.07.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»