поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.05.2020 Җәмгыять

Син аны күрмәсәң дә, ул сиңа карап тора: балага үлем турында сөйләргә кирәкме?

Берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Үлем турында уйлану, аны кабул итү олы кешеләргә дә авыр бирелә. Дөнья белән әле бөтенләй таныш булмаган балага моны ничек аңлатырга? Гомумән, аңлатырга кирәкме?

 
«Аңа анда хәзер рәхәт, диделәр»
 
Кемгәдер, хәзер якын кешең – фәрештә дип, кайсыларына артыгын уйламыйча турысын бәреп әйткәннәр. Әлеге темага аралашкан әңгәмәдәшләребезнең тарихлары төрле булса да, мантыйклары бер –«үлем» дигән күренеш барлыгы турында балаларга яшьли сөйләүдән тартынмаска кирәк.
 
Айсылу Гафурбаевага 12 яшь чакта аның әтисе үлеп китә.
 
– Әтием күз алдымда үлде. Ул вакытта инде мин үлемнең ни-нәрсә икәнен аңлый идем. Минемчә, балаларга яшьтән үк мәңгелеккә килмәвебезне, кайчан да булса китүебезне аңлатып үстерергә кирәк. Күпләр хәзерге буын балаларны әби-бабаларын соңгы юлга озатырга, искә алу ашларына алып бармый, психологик яктан авыр булыр, күңелләрендә җәрәхәт калыр дигән фикердә тора. Моны зур ялгышлык дип саныйм. Без, мәсәлән, кечкенәдән үк ашларда вәгазьләр тыңлап, төшенеп үстек. Заманасы үзгәрә шул, – ди ул.
 
Алинә Абдрафиковага 3 яшь чакта әнисе вафат була. 5-6 яшьлек вакытта аңа газиз кешесенең мәңгелеккә күчүе турында менә ничек аңлатканнар:
 
– Баштарак: «Әниең – хастаханәдә», – дияләр иде. Кайтачак дип ышандырдылар. Соңыннан инде аның кире кайтмаслык җиргә китүен әйттеләр. Шул җирне матур итеп тасвирладылар. «Әниең – фәрештә, аның гөнаһы юк, чөнки табиб иде, күпме кешене дәвалады», – диделәр. Ул үлгән, әмма ул яхшы җирдә, аңа рәхәт. Ул сөтле елгаларда йөзә, татлы алмалар ашый, янәсе. Кешенең китүен аның җәфа чигүе белән тиңләргә кирәкмидер. Минем өчен үлү – начар күренеш түгел. Ул – кешенең фани дөньядан яхшырак дөньяга күчүе генә.
 
Өч ел элек Биектауда яшәүче әңгәмәдәшебезнең әтисе үлеп китә. Әниләре өч кызы белән кала. Кадерле кешесенең китүен бигрәк тә төпчекләре авыр кичерә.
 
– Ул чакта сеңелкәшебезгә 8 яшь иде. Аңа аңлату шактый кыен булды. Әти ник китте? Китсә дә, кая? Әтиебез иртәнге якта үлде. Ул вакытта өйдә өлкән апабыз, сеңлем һәм әни генә иде. Шуңа да аңлату эше өлкән апабызга эләкте, – дип сөйләде ул. – Сеңлебезне шушы хәбәр белән йокыдан уятканнар. «Хәтерлисеңме, дәү әниебез йокыдан башка тормады, китте. Әтиебез дә шулай: йоклап китте һәм башка уянмаячак», – дигәннәр аңа. Сеңлебезгә моны кабул итү бик кыен бирелде. Үлгәч, әтине соңгы тапкыр күрсәтергәме, юкмы дип озак гәпләштек. Нәтиҗәдә сеңелкәшебез үзе үк, карарга теләмим, диде. Әле дә әтиебезнең үлеме хакында аның белән авыз тутырып сөйләшә алмыйбыз. Кайчагында әни белән генә серләшергә мөмкин. Әмма сеңлем бу темадан кача, сөйләшергә теләми.
 
Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, сеңелкәшләре хәзер әниләренә бик бәйле. «Ул хәтта озак вакыт иртәләрен әни бүлмәсенә ул сулыймы, исәнме икәнен тикшерергә дип кергәләп тә йөрде. Әти бит иртәнге якта үлеп китте, әнинең дә шулай кинәт китеп баруыннан курка. Без аңа әтиле балачагының иң матур чор булуы турында сөйлибез. Әти төпчеген аеруча ярата иде», – дип сөйләде ул.
 
Кайберәүләр, иң мөһиме – бала кадерле кешесенең дөньялыктан китүе турында ятлардан ишетмәсен, дигән фикердә. Чөнки балага якын булган кеше ничек тә тиешле сүзләрен табып, яңалыкны җиңелрәк бирергә тырышачак. Кайгыга кагылышы булмаган турысын бәреп әйтәчәк.
 
Сүз таба алмыйча, вакыт сузып йөрүләр кинода гына була, дигән фикердә Әдилә Миңнуллина. «Безгә берәү дә, кемдер үлеп китсә, моның турында ерактан башлап әйтми иде. Ничек, ничәдә, ни сәбәпле шулай, хәзер нәрсә булачак – шушы сорауларга бөтен җавапны да турысын әйтеп килделәр. Иң мөһиме, мондый кайгы килгән икән, бер-беребезгә ничек терәк булырга, ярдәм итәргә – шуларны аңлаттылар. Әле дә исемдә: күршебездәге 18 яшьлек дус егетебез үлеп китте. Йөргән кызы белән якыннан аралашкан тагын бер күршебез бу хәбәрне белсә дә, аңа җиткерергә ашыкмады. Теге кыз әле үпкәләп тә йөрде. Андый чакта турысын әйтергә кирәктер шул», – диде ул.
 
«Китте» дияргә ярамый
 
Үлем дигәне һәркемнең ишеген шакыячак. Бу – котылгысыз. Балага менә шуны аңлату авыр да. Үлем яшь аңны йә куркытырга, йә кызыксындырырга мөмкин. Соңгысы куркынычрактыр да әле.
 
Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова әйтүенчә, өлкәннәр үзләре дә балалар белән мондый югалтулар турында сөйләшүдән курка. Алар үзләреннән чыгып фикер йөртә: миңа авыр булганны бала ничек кичерер соң?
 
– Баланың эмоциональ тотрыклылыгын саклау өчен, олылар мондый җаваплылыктан куркырга тиеш түгел һәм бары тик дөресен сөйләргә тиеш. Искәртәм: чын дөресен. Ягъни: «Әниең үлде. Ул башка безнең белән булмаячак, чөнки ул инде исән түгел», – дияргә. Ничек вафат булуын да әйтергә кирәк, мәсәлән, авариягә очрады, авыруы бар иде. Сорауга никадәр күбрәк һәм ачык җавап булса, балада фантазиягә шулкадәр азрак урын калачак, – диде белгеч.
 
Психолог аңлатуынча, мондый темага аралашканда, беркайчан да «китте» дигән сүзне кулланырга ярамый. Сабыйда якын кешесенә ачу уянырга мөмкин икән.
 
– Балаларның аңында, әти-әни ташлап, каядыр китәр, дигән курку яши. «Үлде» диясе урынга «китте» дисәгез, бала уйга калачак: ничек инде ул, мине калдырып, каядыр китте? Якын кешесенең үлеме турында «ул йокыга гына китте» дию дә дөрес үк түгел. Шул рәвешле сабыйда йоклап китүгә карата курку хисе уятырга мөмкинсез. Иң мөһиме – мондый очракта балага аның кем кулына каласын, тәрбия һәм наздан мәхрүм булмаячагын аңлатырга кирәк, – ди Чулпан Нигъмәтҗанова.
 
Психолог сүзләре белән дин белгеченең фикере дә тәңгәл килә.
 
– Безнең халыкта үлем турында аңлатканда, каядыр китте, монда гына дигән сүзләр куллану киң таралган. Тик бу мәсьәләгә дини яктан карасак, моның җитди икәнен аңларга һәм балага да дөресен аңлатырга кирәк, –  ди «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Артур хәзрәт Габдуллин.
 
«Үлем» төшенчәсен менә ничегрәк аңлатырга мөмкин икән:
 
– Мәсәлән, баланың әтисеме, әнисеме үлеп китте, ди. Сабыйга: «Ул хәзер шундый урында: син аны күрмәсәң дә, ул сине күреп тора. Шуңа да син яхшы гамәлләр кылсаң, ул сөенәчәк, киресен эшләсәң, кайгырыр. Шуңа да син әйбәт бала булырга тиеш», – дип, якын кешесенең үлемен аңлатырга мөмкин. Беребез дә бу дөньядан кайчан китәсебезне белми. Шуңа да, фанилыктан киткәч, күрешү насыйп буласына ышандырырга кирәк. «Үлде» дип каты әйтү дөрес үк булмас, формалашмаган бала аңы моны аңламаячак та.
 
ҮЛЕМНЕ БАЛА НИЧӘ ЯШЬТӘ НИЧЕК КАБУЛ ИТӘ?
3 яшькәчә балалар үлемнең гомер азагын, аның котылгысыз булуын аңламый әле. Алар, гадәттә, бу тема белән кызыксынмый да.
 
3 – 7 яшь. Бу яшьтә балалар үлемне төш яисә ниндидер сәяхәт итеп күзаллый. Әмма үлемнең котылгысыз булуын аңлау барыбер дә бик аз дәрәҗәдә була. Тик кызыксыну арта.
 
7 – 9 яшь. Үлем – кара фәрештә. Ул, гадәттә, өлкән кешеләр һәм сырхаулар артыннан килә. Бу яшьтә балалар үлемнең котылгысызлыгын аңлый. Шуңа күрә курку хисе дә уяна.
 
9 яшьтән соң теге дөньяга китүгә карата курку хисе кими. Бала үлемне табигый итеп кабул итәргә өйрәнә. Үсмерлек чорында аны романтикалаштыру күренеше дә булып алырга мөмкин әле.
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Чулпан Гарифуллина
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»