• 22.09 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.09 "Туй алдыннан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.09 "Өзелгән яфраклар". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.09 "ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН", Кариев театры, 18:30
  • 25.09 "Акча бездә бер букча" (Премьера). Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы, Кариев театры, 18:30
  • 26.09 Зур концерт. УНИКС. 17:00
  • 27.09-30.09 Фирдүс Тямаев. УНИКС. 18:30
  • 01.10 "Хикмәт әкиятләре", Кариев театры, 18:30
  • 02.10 "Йомрыбаш" 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.10 "КОРТ", Кариев театры, 18:30
  • 09.10-10.10 Илсөя Бәдретдинова. "Вирусыңны сатыйм". Чаллы. С.Садыкова концертлар залы. 19:00
  • 17.10-18.10 Иркэ. Тормыш жиллэре hэм "Бэйрэм" ансамбле. УНИКС. 17:00
  • 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Продаю ВАЗ 21110 2003 г тел 89534004870
  • БИКЭЧ БОЗАУ САТЫЛА БАЛЫК-БИСТЭСЕ.89393347194
  • Камское устье швейная машинка сатам тел 89376119575
  • Кама тамагы районы Борынгы Тегу машинасы сатам 2 штук тел 89376119575
  • Продаю швейная машинка 2 штуки в рабочем состоянии старинная всё вопросы тел 89376119575
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла. Тыныч матур урында. Индивидуаль жылыту. Т. 89869336711.
  • Кабак бн Кыяр сатам.хакы килешу буенча.ватсап:89063704679.Башкирия,Илеш районы,Шэммэт авылы.
  • Актанышта кшын киселгэн нараттан 8×10×3.5м; 6×8×3.5м ойбуралары, 4×8×3.5мянкорма бурасы сатыла.Китереп биру момкинлеге дэ бар.Тел:8 917 858 6034
  • Казан, 13 нче мәктәпкә якын 1 бүлмәле фатир снимать итәм.тел.89172337131
  • Автомат Кер машинасы Эшли торган сатып алам.т.89872630522

 
 

 
Архив
 

               

22.05.2020 Авыл

Бер хуҗалыклы авылда яшәүче Сөләйман Гыйләҗев: «Мин сөйлим – бүреләр авызыма карап тора» (ВИДЕО)

«Кешеләргә караганда, хайваннар белән уртак тел табу җиңелрәк», – ди Әлки районының бер хуҗалыклы Юксыл авылында яшәүче Сөләйман Гыйләҗев. Үзе исә авылга килүче бүреләрне дә кулга ияләштерергә өйрәнеп беткән. Табигать белән бергә-бер калып, цивилизациядән аерылып яшәүче 63 яшьлек Сөләйман абыйга без дә кунакка кереп чыктык.

Кәнәфигә утырып, балык тота 

Көне матур булса да, күктә болытлар кабарып тора. Синоптиклар яшенле яңгыр вәгъдә иткән иде. Табигать аз гына түзеп торса ярар иде, дигән  теләк белән Юксылга таба борылабыз. Яңгыр яуса, эшләр харап, авылга барып җитә алмаячакбыз. Кем белгән әле аның юлларын, чокырлы-чакырлы да, кеше аягы басмаган да булырга мөмкин.
 
Ерактан ук җәелеп яткан күл күренә. Яр буенда кәнәфи, янында гына кармак тора. Кем әле монда «патша» кебек  утырып балык тота? Кем булсын инде, без күрәсе Сөләйман абыйдыр. Бу аның табигатькә хозурланып, рәхәтләнеп ял итә, тоткан табышына куана торган урыны булып чыкты. Кәрәчләре дә, башка балыгы да бик юмарт эләгә икән. Бу күл Сөләйман абыйга гына түгел,  пошиларга да кирәк. Алар анда  су эчәргә килә.
 
Риваятьләргә ышансаң, авылның исеме дә су белән бәйле. Монда беренче булып күченеп килүчеләр «юк су» дигәннәр. Шулай итеп, Юксыл авылы дип йөртелә башлаган. Кайчандыр утыздан артык хуҗалыгы, клуб, кибет, фермасы булган авылдан бүген бернәрсә дә калмаган дияр идең… ахирәт йорты сакланган да, бердәнбер йортның морҗасыннан төтен чыга. Авыл җирлеге белән бергәләп, зиратка койма тотканнар. Авылга күптән түгел генә грунтлы юл салганнар. Таш булмаса да, йөрергә ярап торырлык. Кибеткә кирәк-яракка ике атнага бер барып кайта. Машина булгач, аптырап тормый.
 
Капкадан керүгә эте каршы ала. «Башка кешеләргә өрсә дә, сезгә никтер тешләрен күрсәтмәде әле, яратып кабул итте», – ди Сөләйман абый «ВТ» хәбәрчеләренә. Хатын-кызның күзе беренче чиратта бакчага төшә. Өй түрендәге виктория җиләкләре чәчәккә бөреләнгән. Тәрәзә төбендә кояшка үрелеп помидор үсентеләре үсә. Бакчасында кабагын, кишерен, помидор-кыярын, бәрәңгесен һәм башкасын утыртырга тырыша. Элек теплицасы да булган, тик сыерлары җимергән. Моңа кадәр 40тан артык сыер, 100ләп баш сарык асраган ул. Махсус программа буенча ферма төзегән. Йөрәгенә операция кичергәч, фермерлык эшеннән баш тартырга туры килгән. Тик шулай да барысыннан да ваз кичмәгән: 4 кәҗәсе бар. Тиздән бәрәнләр вакытлары җитәчәк. Табыш өчен 43 баш дуңгыз тота. Итен кая куярга белми аптырамый: күрше-тирәдән килеп, сатып алучылар бар. Пенсиясе, терлек асраган акчасы яшәргә җитә. Кызы гаиләсенә дә өлеш чыгара әле. 11 нче сыйныфта укыган оныгына 200 мең сум акча биргән.
 
Сөләйман абыйга артыгы кирәкми. Бүгенге тормышына шөкер итеп, шәһәрдәгечә яшим, ди. Өенә су кертелгән, ваннасы бар. Кышын мунчасын бөтенләй якмый. Йортын утын ягып җылыта. Ишегалдында утын запасы шактый. Бертуганнары кайтып, йортына ремонт ясарга җыена. Кирәкми дисә дә, туганнары карышканны яратмый. Гаиләдә алар – 6 бала. Тиздән туганнар кайта, күңелле булачак, димәк.
 
«Бүреләр мине куркытмый»
 
Бер генә хуҗалыклы авылда яшәүчеләргә, үзегезгә генә күңелсез, куркыныч түгелме, дигән сорауларны берничек тә бирмичә калып булмый. Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың, диләрме әле? Куркакларның авылда соңгы могикан булып яшәргә һич кенә дә йөрәге җитмидер ул. Өстәвенә бүреләр еш килә торган авылда. Алар кышкы төннәрдә тәрәзәдән генә карап калмый, табигатьтә йөргәндә артыңнан ияреп тә кайта. Йөрәк дигәннән, әйткәнемчә, Сөләйман абый катлаулы операция кичергән. Сер генә бирми, башта бүреләрне күреп, йөрәге дөп-дөп типкәндер, хәзер кыргый җанварлар белән дә уртак тел табарга өйрәнгән инде.
 
– Кышын төнге сәгать берләр тирәсендә ике бүренең килеп, тәрәзәдән озак карап торганы бар. Йөри торгач, кар чанасында йоклап, иртән урманга киттеләр. Хастаханәдә ятканда, утызлап дуңгызымны буып киттеләр, – ди әңгәмәдәшем. – Алардан куркып яшәп булмый бит. Табигатьтә яшәүне сайлаганмын икән, барысына да күнегергә кирәк. Артымнан ияреп кайтып, ишегалдына кадәр керәләр кайчак. Бик гаҗәп: тыңларга яраталар. Мин сөйлим, алар авызыма карап тора. Алар белән уртак телне дә шулай таптым. Бүре телен аңламыйм анысы. Алардан курыкмыйм.
 
Бүреләр кунакка еш килмиләр. Аларның улавына караганда, сыерчык сайрауларын, күке кычкыруларын ешрак ишетә ул. Карлыгачларның оя корганын, өерләре белән очканын күзәтергә ярата. Күлгә су эчәргә килгән пошилар – үзе манзара. Авылдагы чишмәләр агышын утырып тыңлый. Боларны сүз белән генә аңлатып та булмый. Утыз ел буе Юксылда яшәп, чын табигать баласына әйләнеп беткән, күрәсең.
 
– Үзем генә яшәү рәхәт миңа. Күңелемә тынычлык, дәва алам. Шау-шулы тормыш мине бик тиз туйдыра. Кыш көне рәхәт монда, авылга кешеләр килми, – ди Сөләйман Гыйләҗев.
 
 

 
Икенең берсе!
 
Сөләйман абый тормышында икенең берсен сайларга туры килгән чаклар да булган. Әлки районының Түбән Әлки мәктәбен тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетының туфрак белеме бүлегенә укырга керә ул. Мәктәптә география, математика, химия фәннәрен яраткан. Анда өч ел укыгач, уку йортын ташларга мәҗбүр була. Беренче мәхәббәте Оляга өйләнгәч, кызлары Света туа. Гаиләне туендырырга акча кирәк. Шулай итеп, югары уку йортын ташлап, төзелешкә эшкә урнаша, фатир ала. Тора-бара гаиләсе белән Юксылга күченеп кайталар. Бу вакытта авылда Наил дигән бабай гына яшәгән, ул озак тормаган, вафат булган. Монда Гыйләҗевләр бергәләп 16 ел яши. Тик 26 ел бергә гомер кичергән Олясы, кече кызын ияртеп, Мәскәүгә кайтып китә. Бу урында ирлек горурлыгы да уянмыйча калмый: «Ул авылдан туйгандырмы, белмим, әмма мин аннан туйган идем», – дип куя. Сөләйман абый олы кызы Света белән авылда яшәп кала. Кызы күрше авылдагы мәктәпне тәмамлый, аннан Казан дәүләт ветеринария академиясендә белем ала. Ниндидер бер авылда мал табибы булып эшли, соңрак гаиләсе белән Казанга күченә. Сөләйман абый икенче мәртәбә үзеннән 21 яшькә яшьрәк хатын белән яшәп караган, тәрбиягә бала да алганнар. Тик никахлары озын гомерле булмый. Сөләйман абый бүген үзен «ялгыз бүре» дип атый.
 
 
Тормышында сагынып искә төшерерлек вакыйгалар бик күп булган, ахры. Өйләрендәге бер бүлмәнең дүрт диварын тутырып, фотолар ябыштырган. Балачак, студент еллары, студент отрядлары, гаилә тормышы… Бөтен хатирәләре шушы бер бүлмәгә сыйган да беткән. Үткәннәрдән качып булмый, алар аңа, киресенчә, яшәргә көч бирә. Бу авылда Рабига әбисе, Мөхәммәтҗан бабасының рухын саклый. Монда Сөләйманның ялан тәпи йөргән балачак эзләре саклана. Юксылны ташлап беркая да китәргә җыенмый. Йөрәге күпме типсә, авылның гомере дә шуның кадәр озынрак булачак. Әлегә ташландык авылга кайтып төпләнергә теләүчеләр күренми.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.05.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте