|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2020 Шоу-бизнес
"Тиздән бик озак итеп биербез"“Балмай продакшн” продюсерлык үзәгенең кавер-төркеме карантиннан чыгып, репетицияләрне яңартты. “Балмай” кавер-төркем дип аталган әлеге иҗат төркеме татар халкының онытылып бара торган ретро җырларын, танылган җырчыларның “халык җыры”на әверелгән хит җырларын гармунга һәм башка җанлы уен коралларына башкара. "Көч һәм энергия җыйдыгызмы? Аяктан егылганчы биергә телисезме? Ниһаять, ситуация әкренгә җайлашып килә, тиздән без сезнең белән бәйрәм кичәләрендә очраша алачакбыз. Озак һәм бик каты итеп биербез. Ә хәзергә,репетициядән өзекләр карап, бии торыгыз. Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт", - дип эндәшәләр "Балмай продакшн" оештыручылары.
--- |
Иң күп укылган
|