|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2020 Мәдәният
"Сорау-җавап" сәхифәсе Тинчуринлыларның серләрен ачаКәрим Тинчурин театры карантин вакытында тамашачыларын төрледән-төрле кызыклы проектлар белән сөендереп тора. Әлеге онлайн-чаралар тамашачыларны артистлар белән якыннанрак таныштыру өчен дә мөһим роль башкара дияргә мөмкин. "Яраткан шөгыль" рубрикасы артистларның хоббилары белән таныштыра, "Тәмле сәгатьтә" сәхифәсендә театр әһелләре үзләренең яраткан ризыкларын пешерергә өйрәтәләр.
"Сорау-җавап" онлайн-сәхифәсе актерларны төрле яктан ачарга мөмкинлек бирә. Чөнки монда артистларга төрледән-төрле сорауларга җавап бирергә туры килә. Театрның күп кенә артистлары инде сорауларга җавап бирде.
Карамаган булсагыз, әлеге сәхифәләрне Тинчурин театрының социаль челтәр аккаунтларында карый аласыз:
ВКонтакте: https://vk.com/tinchurinteatr
--- |
Иң күп укылган
|