|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2020 Дин
Равил Гайнетдин Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать иттеРоссия мөселманнарының рухи лидеры дин тотучыларны коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык саклык чараларын күрергә һәм бөтен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган йөзләгән мең кешенең терелүен сорап дога кылырга чакырды. Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин Ураза гаетен билгеләп үтүнең зарурлыгын искәртте һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетендә әлеге уңайдан үткәреләчәк бәйрәм чарасын Россия-1 телеканалы, шулай ук Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтларында карап булачагын әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|