поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.05.2020 Җәмгыять

«Битлек безгә туй уздырганда бер генә дә уңайсызлык тудырмады»

Фотосессия түгел – селфи, ресторанда утыруларны тыйнак кына кичке ашлар алмаштыра, йөзәрләгән кунак чакырасы урынга 10 кешедән артыгы ярамый, балдакны исә перчатка өстенә киясе, үбешү дә битлек аша гына. Бүген туйлар әнә шундый. Мәхәббәткә коронавирус пандемиясе генә киртә була алмый. Үзенчәлекле шартларда язылышырга карар кылган парлар белән без дә сөйләштек.

«Бик тиз узды»
 
Гүзәл Гәрәева белән Артур Мужиков – үзизоляциядән соң никахлашкан тәүге парларның берсе. 12 майда «Казан» гаилә үзәгендә язылышып, тыйнак кына һәм тиз генә туй уздыра алар. Ике яшь йөрәк гаилә булып оешкан көнне смс-рөхсәт алуны да гамәлдән чыгаралар. Моны яшьләр дә бер матур билге буларак кабул иткән.
 
Артур белән Гүзәл узган елның июлендә эш урынында таныша. Гүзәл сөйләвенчә, булачак тормыш иптәше офиска сары «дождевик»тан, бер стакан кара бөрлегән (ежевика) тотып керә дә иң беренче итеп җиләктән авыз итәргә аңа тәкъдим итә. «Шул мизгелдә үк бу кешенең минем өчен туганын аңладым, гашыйк булдым», − ди ул.
 
«Май аенда өйләнешсәң, гомер буе газапланып яшисең» дигән ырым-шырым да бар бит әле. Яшь гаилә моңа артык игътибар бирмәгән. Туй көнен алдан ук майга туры китереп сайлаган булган алар.
 
− Ырым-шырымнарга түгел, без Ходайга ышанабыз. Датаны махсус күчермәдек. Сүз гаилә кору турында барганда, безнең өчен «яхшырак вакыт», «уңайсыз вакыт» дигән төшенчәләр юк,  − ди Гүзәл.
 
Билгеле, алар да купшы туй оештырырга, соңыннан җылы якка сәяхәт ясарга ниятләгән була. Әмма тормышлар үзгәреп киткәч, яңа кагыйдәләргә  буйсынырга кирәк шул. Саклык чараларының мөһимлеген яшьләр дә искәртә.
 
«Туебыз бик тиз, әмма романтик мохиттә узды. Бер генә аермалы ягы бар – битлектән идек. Бу безнең өчен бер генә дә уңайсызлык тудырмады. Рәсми теркәлгәннән соң беренче үбешүебез исә «һава аша» булды (воздушный поцелуй)», – дип искә ала хәзер әңгәмәдәшебез.
 
Алай да купшы туй турында хыял күңелдә кала бирә икән әле. Гүзәл әйтүенчә, җәйгә таба зурлап, барлык туганнарны җыеп, тантана ясарга исәпләре. «Карантин аркасында, кайбер кешеләрнең эш графиклары безнең бәйрәмгә туры килде. Мәсәлән, төньякта эшләүче әтием кызын кияүгә бирүдә катнаша алмады», – ди ул.
 
«Безгә болай да ярады»
 
Наталия һәм Альберт Вәлиевләр 29 апрельдә язылыша. Бу датага дип гаризаны ике ай элек тапшырган булалар.
 
– Башка датага күчерәсебез килмәде, никтер шушы көнне язылышырга теләдек. Смс-рөхсәт алмадык, иремдә дә, миндә дә эш урыныннан белешмә бар иде. Язылышу тантанасы тыйнак кына, әмма бөтен катгый таләпләрне үтәп узды. Битлек тә, пирчәткә дә кидек. Безгә бу бер дә комачауламады. Әле безнең алдан тагын бер яшь пар өйләнеште. Аларның да күңелләре күтәренке иде. Минемчә, зур туй, күп кунак җыю турында хыялланган парлар гына туй көннәрен күчерә. Безгә болай да ярады, бер дә борчылмадык, искә алырлык вакыйга булды бу, – дип уртаклашты ул. Наталия сүзләренчә, никахларны теркәүче ханым барыбер дә бәйрәм мохитен тудырырга тырышкан. «Матур итеп алып барды. Сүзләреннән күзләрем дә яшьләнде», – ди әңгәмәдәшебез.
 
515 пар
 
Татарстанда үзизоляция режимы чорында шулкадәр никах рәсмиләштерелгән. Әмма никахлар «аерым очраклар буенча» гына теркәлгән. ЗАГС хезмәткәрләре исә, никахлашу көнен апрель-май айларына билгеләгән парларга шалтыратып, тантана датасын кичектерүләрен дә сораган. 12 майдан барлык саклык чараларын үтәү шарты белән, кешеләрне кабул итү өчен гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре ачылды.
 
138 пар
 
Бу айда Казанда шулкадәр пар язылышырга җыена. Узган ел 300гә күбрәк булган.
 
90 процент
 
Пандемия шартларында Татарстанда аерылышучылар саны  шулкадәр кимегән. Иң аз аерылышулар Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Ютазы районнарында теркәлгән.
 
 

Чулпан Гарифуллина
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»