поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2010 Җәмгыять

АЛТЫН ТУЙНЫҢ АЛТЫН БАВЫРСАКЛАРЫ

Быел бездә кыш бигрәк матур булды. Әкияттәгедәй ак бураннар килеп, ак карлары белән авылыбызны күмеп киттеләр, һәм агачлар, куаклар, өй түбәләре ак түбәтәйләр киеп алдылар сыман.

Фельдшер буларак, авылыбыз Татар Байтуганында авыручы-фәлән була калса, ашыгыч ярдәм күрсәтәм мин. Шуңа күрә күп йөрергә, авылның һәр кешесен, һәр гаилә тормышын белеп торырга туры килә.

 

Авылыбыз башындагы тау итәгендә башкалардан төзеклеге белән аерылып торучы ачык яшел төскә буялган йорт урнашкан. Ә тәрәзә каршында, хуҗалары Зөлфия һәм Рөстәм Якуповларның тынычлыгын саклап, бөтен авылга матурлык өстәп, тирәк агачы (аны тупыл дип тә атыйлар) ботакларын кояшка таба суза.

 

Зөлфия апа, мин килүгә шатланып, чәй өстәле кора башлады. Үзе пешергән мамыктай йомшак коймаклары, алтын бавырсаклары, әчкелтем каклары, хуш исле чәйләре белән өстәлне бизәгән арада шушы тупылны кем утыртуы турында сораша башладым.

 

– Без бу авылга күчеп килгәндә кызыбыз Рәсимәгә - 10, аның икетуган энекәше Рифка 5 яшь кенә иде әле. Кызым туган авылы Алтын Тауның шомырт әрәмәлекләрен бик юксынган, күрәсең. Риф белән бергә каяндыр шушы агачның үсентесен казып алып кайтканнар һәм утыртканнар. Башта озак кына үсеп китә алмыйча утырды агачкай. Кызым аны гел карап, су сибеп торганга, бер заман кинәт кенә үсеп китте.

 

Тупылыбызны бик якын күрәбез без, чөнки ул Риф туганыбызның якты истәлеге дә инде хәзер. Шушы агачны утырткач берничә ел да үтмәде, Риф туганыбыз фаҗигале рәвештә һәлак булды... – дип сөйләде Зөлфия апа.

 

 Алтын Тау авылын искә алу Зөлфия апаны яшьлегенә алып кайта. Әтисе Шәех абзыйның ике гаиләсе була: берсендә ике улы һәм кызы, икенчесендә Зөлфия белән энесе. Сугыш башлангач та Шәех абзыйны сугышка алалар, ә 42нче елда иңде аның һәлак булуы турында хәбәр килә. Ач, ялангач, тишек чабаталы балачакларын мәңге дә онытырлык түгел. Тик яшьлек тишек чабатага карап тормый шул. Ул яшәгән авылдан ерак түгел урнашкан кечкенә генә Алтын Тау поселогы балалары укырга аларның мәктәбенә йөргәннәр. Ерак юлны якын итү өчен балалар юл буе куышып уйнап килгәнгә, язу каралары түгелеп бетә торган булган. Зөлфия алдында утырган Рөстәм исемле шук малай, артка борылып ручкасын Зөлфиянең кара савытына манганда күзләренә карамый калмаганын кыз сизеп ала. Мәктәпне тәмамлаганчы кыз белән яшүсмер егет шулай карашып кына йөриләр, ә уналты яше тулгач, абыйсы Зөлфияне Себер якларына алып китә һәм пешекчелеккә укырга кертә.

 

Ашханәгә урнашып эшли башлагач, сабыр холыклы бу авыл кызын Себер халкы тиз яратып өлгерә. Җитәкчеләре дә, ашханәгә йөреп ашаучылар да аңа “кызым-кызым” дип кенә торалар. Тик Зөлфия генә һаман туган якларын сагына һәм көннәрнең берендә авылына кайтып китә.

 

Армиядә чагында Зөлфиянең матур күзләрен төшләрендә күргән егет, аның кайту хәбәрен ишетү белән, янына килеп җитә. Шуннан соң Зәлфия башкача Себер ягына әйләнеп тә карамый инде. Ә бер елдан соң яшьләр гөрләтеп туй уйныйлар. “Гөрләтеп” сүзе, бәлки, бик туры килеп тә бетмидер. Бер ат белән төшә аларның туйлары, ә каршыларга Алтын Тау авылының яше-карты – барысы да чыга.

 

Шул көннән илле ел илле көн кебек узган да киткән. Каенанасы да, каенатасы да бик яхшы кешеләр була аның. Зөлфиянең каенсеңелләре Фәнүзә һәм Асия дә яшь килен белән уртак тел табалар, аларның балалары да хәзер дә үзара йөрешеп, гел ярдәмләшеп торалар.

 

Ике ел дигәндә яшь гаилә туганнары ярдәме белән үз өйләрен өлгертеп керә. Башта уллары Раил, аннан кызлары Рәсимә туа. Кызганычка, Раилнең гомере кыска була шул. Армиядән кайтып өйләнгәч, хатыны белән алар әтисе белән әнисенә ике онык бүләк итеп өлгерәләр. Тик аларны башлы-күзле итәргә генә язмаган Раилгә, ул фаҗигале рәвештә һәлак була.

 

Ничек түзгәндер әти-әни йөрәге – үзләре генә белгәннәрдер. Тик үлгән артыннан үлеп булмый, диләр бит. Бер-берсен юатып, алар киленгә ятим калган балаларны аякка бастырырга булыша башлыйлар. “Без булмасак, кемгә сыенырлар сабыйлар?” – дигән уйлар көч бирә аларга. Шушы йорттан оныклары Дания дә кияүгә чыкты, Илнар шушында килен алып кайтты. Шуннан да олы бәхет бармы икән бу дөньяда?

 

Бәла берүзе йөрми, дип бик дәрес әйтә бит халык. Рөстәм абыйның бертуган энесе Әхтәм дә өч баласын калдырып, фани дөнья белән хушлашкач, шушы гаилә аның да өч баласын читкә типми. Вакыты җиткәч, туйларын да зурлап уздырырга булышалар.

 

Ә кызлары Рәсимә бик матур тормыш корып җибәрде. Ул күрше Балыклы авылының чибәр, уңган Фәнис исемле егетенә кияүгә чыкты. Кияүнең әнисе укытучы Гөлҗиһан апа да берьялгызы өч бала үстергән, барысына да югары белем бирә алган кеше булып чыкты. Хәзер инде эшмәкәрләр Рәсимә белән Фәниснең дә өч баласы бар. Эльвира белән Лилия политехник институтта гел «бишле» билгеләренә генә укыйлар, уллары Рәлиф әле мәктәпне тәмамлап кына килә. Ул да апалары юлы белән китәргә әзерләнә.

 

Ә күптән түгел бу гаиләдә тагын туй булды. Гади генә туй түгел, алтын туй! Бу бәйрәмне аларга газиз оныклары бүләк иттеләр, ә әбиләре белән бабалары бу көнне үз өйләре түрендә иң зур кунак булып утырдылар. Кунак булсалар да, алтын туйның алтын бавырсакларын алтын куллы Зөлфия апа үзе пешереп өстәлгә куйды, ә олы гаиләнең һәр әгъзасы шушы бавырсакны авыз иткәндә бу парның һәр яхшылыгын исенә төшергәндер, дип уйлыйм.

 

Гади генә авыл кешеләре – Рөстәм абый белән Зөлфия апа Татар Байтуганының иң абруйлы затларыннан саналалар. Эшләгән вакытларында алган Мактау грамоталары гына да бихисап! Алар үзләренең сабырлыклары, уңганлыклары, ярдәмчел булулары белән халыкка танылдылар. Ә бу матур тормышның аларга ничек бирелгәнлеген барысыннан да яхшырак шул тупыл агачы гына беләдер. Балалары һәм оныклары юлга чыгып киткәндә дә, йортка кайтып төшкәндә дә, мәет чыкканда да, туй уйнаганда дә Зөлфия апаның догаларын ул беренче булып ишетеп ала да, ботаклары белән үрелеп, аларны Ходайга якынрак җиткерергә тырышып, яфракларын җилдә җилфердәтә кебек.

 

Татар Байтуганы авылы, Камышлы районы.


Нурания АБЗАЛОВА
Бердәмлек
№ 30 | 24.07.1010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»