поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.05.2020 Язмыш

“Ичмаса берегез исән булса да ярар иде”

Үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә Финә апага. Бәхетсез язмыш бала чагыннан ук сагалаган, диярсең. Ул Кама Тамагы районының Даныш авылыннан. Биш балалы гаиләдә туып-үскән кызны сабый чагыннан ачы язмыш сагалаган. Финә, иптәшләренә ияреп, 5 яшендә мәктәпкә китә. Укытучыга кыз баланың шаянлыгы ошап бетми. “Бибисара, балаңны мәктәпкә җибәрмә, дәрес алып барырга комачаулый”, − дип ана кешенең теңкәсенә тия.

Шуннан соң Финәнең әнисе аңа укуын ташларга мәҗбүр итә. Кыз 8 яшен тутыруга, илебез күген кара болыт каплый. Әтиләре Җамалетдин абзый фронтка дип киткән җиреннән Суслонгер лагерена эләгә. Ана кеше ачлыктан интеккән балаларын ни эшләтергә белми аптырый. Кул арасына керә башлаганнары урманда нинди кычыткан бар, шуны алып кайта. Җитмәсә ул елны күккә ашып үскән алмагачлары да өшеп бетә. Мичкә ягарга утыннары калмый. Авыл халкы корчаңгыдан интегә.
 
Көннәрдән бер көнне аларга әтиләреннән хат килеп төшә. “Бибисара, яныма килеп китә алмассыңмы икән? Үзең безнең хәлләрне күреп китәр идең”, − дип яза ул. Бибисара авылдагы Гаҗби исемле хатын һәм аның бер яшьлек баласын алып юлга чыгалар. Түләргә акчалары да, поездда урыннары да булмаганлыктан, алар тамбурда барырга мәҗбүр булалар. Анда барып җиткәч, ирләренең аяк атлап йөрерлек хәлләре юклыгын күргәннән соң, хатыннар лагерьдан йөрәкләре әрнеп кайтып китәләр. Бибисарага өч тапкыр Суслонгер юлын таптарга туры килә. Ире тилмерә-тилмерә үзен фронтка җибәрүләрен сораса да, аңа колак салмыйлар. Ул шунда җан бирә.
 
Бер елны яз көне аларның базы су белән тула. Бибисара апа ялгыш шунда төшеп китә. Салкын тидергән ана озак ятмый, тиз арада гүр иясе була.
 
Әниләрен җирләгәннән соң, колхоз рәисе килеп, 13 яшьлек энеләрен балалар йортына җибәрергә, ә Финәгә паспорт биреп, Казанга китәргә тәкъдим итә. Кызга ул:” Син Бишбалтага бар, анда татарлар яши. Фатирга кертүче табылыр әле, эшкә урнашырсың”, − дип өйрәтеп җибәрә. Капчыгына иске мендәр салып, тишек итек, бер кат кием белән ноябрь аенда пароходка утырып, елый-елый юлга чыга кыз. Барып сыеныр таныш-белеше дә юк бит ичмаса. Колхоз рәисе әйткәнчә, ул Бишбалтага барып, бер йортның ишек төбенә утырырга мәҗбүр була. Шунда судан кайтучы бер хатынның Финәгә күзе төшә. Кыз аңа үзенең хәлләрен, шәһәргә эшкә урнашырга килүен сөйләп бирә. Таныш булмаган бу апа аны үзенең өенә алып керә.Бар булганы белән чәй эчерткәннән соң, аны төзелеш конторасына алып барып, эшкә алуларын үтенә. Шунда ук тулай торакка да урнаштыралар үзен. Мич ясау, измә ясау кебек авыр эшләр башкара кыз. Эшләгәненә өчәр ай акча ала алмый интеккән Финә кан бирергә дә барып карый, әмма ач булганлыктан, аны кире боралар. Ул йон эшкәртү фабрикасына китеп урнаша. Көннәрдән бер көнне иске өс-баштан өйгә кайтып барганда, аның каршысына бер егет очрый. Чая мишәр егете шунда ук кызның адресын сораша башлый, ләкин кыз аңа башка тулай торакны әйтә. Бер күрүдә гашыйк булган Хәсән аны барыбер эзләп таба. Үзе Буа якларыннан булып чыга. Шул танышудан соң, егет Финәне концерт, театрларга чакыра. Өстенә кияргә яңа киеме дә булмаганлыктан, кызның андый күңел ачу урыннарына барасы да килми. Хезмәт хакы алган саен авылда калган туганнарына җибәреп торганлыктан, үзенә җиткерә алмый. Егет театрга барганда, таныш-белешләреннән Финәгә кофта яисә күлмәк алып кидерә. Көннәрдән бер көнне Хәсән сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Яңа гына 21 яшен тутырган кыз ризалык бирергә ашыкмый.
 
Бервакыт базарга ит алырга барган җиреннән аңа Нургали исемле егетнең күзе төшә. Анысы үз бәхете өчен көрәшә торган үткен егет булып чыга. “Бөтен байлыгым – тулай торагым” дигәненә карамастан, кызның мәхәббәтен тиз яулый ул. Финә бу хакта Хәсәнгә дә җиткерә. “Мин гармунчы егет белән таныштым, син башка килеп йөрмә”, −дип, егетнең йөрәген яралый. Хәсән үзе дә сизмәстән, аңа яшьле күзләрен төбәп: “Рәхәт күрмәсәң иде”, дип рәнҗү сүзләрен әйтеп сала.
 
Бер елдан артык дуслашып йөргән пар гаилә корып җибәрә. Гомәр белән Әнвәр исемле ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Улларының тормышта үз тиңнәрен табып, тату гына яшәүләренә сөенеп йөргәндә, аларның ишеген бер-бер артлы кайгы җиле шакый. Ата-ана башта 37 яшьлек уллары Гомәрне җирли. Аннары ире Нургали, баш миенә кан йөгереп, урын өстенә егыла.
 
Бервакыт кечеләре Әнвәр фатир алырга йөргәндә, хатынына кирәкле документ алырга дип, Чаллы шәһәренә китеп бара. Ана кеше ашарга әзерләп улының кайтуын көтеп утырганда тагын бер коточкыч хәбәр... 33 яшьлек Әнвәр юл фаҗигасенә очрап, шунда ук вафат була. Аннары 41 ел гомер иткән ирен соңгы юлга озата Финә апа.
 
Бүген ул үзен сыңар канатлы итеп тоя. Үзенә кайгы-хәсрәт килгән саен: “Хәсәннең каргышы төштеме икән әллә үземә?” – дип тә уйлана. Аның белән бер генә мәртәбә очрашып сөйләшү турында гомер буе гомер буе хыялланып яши Финә апа.
 
Фатирының бер бүлмәсе музейны хәтерләтә. Анда уллары уйнаган баян, гитара эленеп тора. Аларның өстәлдәге шахматлары да Әнвәр белән Гомәрне көтеп торалар сыман. Ялгыз ана көн саен улларының фотоларын кулына алып: “Ичмаса берегез исән булса да ярар иде”, − дип алар белән сөйләшә. Көн саен газиз улларын догадан калдырмый.
 
Финә апа быел 87 яшен тутыра. Ярты саулыгын ул эшендә югалтып, дүрт операция кичергән. Күз яшьләрен сөртә-сөртә: “Мин күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын”, − дигән теләктә ул.
 
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.05.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»