|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2020 Дин
«Кадер киченең билгеседер бу» - «Матбугат.ру» укучысы җибәргән ФОТО бәхәс тудырдыБүген иртән «Матбугат.ру» инстаграмына укучыбыз бер фото җибәрде. Мәчет сурәте. Ә һавада болытлар аша ярымай күренә сыман. “Бүген иртә белән төшерелгән фото, Кадер киченең билгеседер бу” - дип яза укучыбыз. Фото Чаллыда төшерелгән. Интстаграмда әлеге пост төрле фикерләр тудырды: “Кадер киченең аерым көне юк. Кадер кичәсе көнне көн аяз, кояшлы була, бер мизгелендә агач та, яфрак та селкенмәс диелә Изге китапта,” – дип яза Гөлия. “Кадер кичәсенә бер дә ошамады бит бу төн? Сездә ничек булды?” – дип аптырый Әлфия Самат.
“Төнлә 1.30-3 ләр тирәсендә җил дә исмәде, яфраклар да селкенмәде. Мин шул вакытлар булмады микән дип уйладым”, - дип фаразлый Зөлфия.
“Ә бездә яңгырның туктаганы да юк”, - ди Гөлнар Шәфигуллина.
Менә ул фото:
Сүз уңаеннан, кичә генә язган идек. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кадер киче уңаеннан махсус мөрәҗәгать ясаган иде.
Рамазан аеның соңгы ун көнендә бөтен дөнья мөселманнары Ләйләт әл-Кадер – Кадер кичәсен көтә. Раббыбызның хикмәте белән әлеге төннең төгәл вакыты кешеләрдән яшерелгән. Әмма күпгасырлык мөселман традицияләре һәм сөекле Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләренең гомум мәгънәсеннән күренгәнчә, “Кодрәт кичәсен” Рамазан аеның 27-нче төнендә каршылау кабул ителгән, - диде Камил хәзрәт.
--- |
Иң күп укылган
|