|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2020 Шоу-бизнес
40 яшен билгеләүче Илназ Минвәлиев: «Мине бик каты котларга теләүчеләр, карта телефон номерыма беркетелгән»Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев бүген 20 май көнне туган көнен билгеләп уза. Юк-бар сан түгел – юбилей! Илназга 40 сукты. Коронавирус, пандемия, үзизоляция чорында юбилейларны зурлап бәйрәм итеп тә булмый. Хәер, беренчедән, Рамазан ае дәвам итә. Икенчедән, 40 яшьне аны болай да бик уздырып тормыйлар бугай. Шулай да бүләк бирү каралган. Әмма карантинда ничек бүләк бирешергә? “Матбугат.ру” хәбәрчесе Илназ Минвәлиевнең инстаграмдагы постына игътибар итте. Анда шушындый язулы фото эленгән: «Мине бик каты туган көнем белән котларга теләүчеләр, моны электрон рәвештә эшли ала. P.S. Карта телефон номеры белән бәйле». Һәм телефон номеры беркетелгән. Бу номер уйдырма түгел, Илназның үз телефоны.
Бу пост шаяру булдымы, чынмы - әйтүе кыен. Әмма комментарийларда берәү дә Илназны бүләк сорауда гаеп итми. Исәнлек-саулык һәм “шомырт чәчәкләредәй ак бәхетләр” тели. Минвәлиевне комментарийларда Гөлдания Хәйруллина, Илфир Исламов, Айдар Фәтхетдинов кебек иҗат әһелләре дә котлаган. Барлыгы 50гә якын тәбрик сүзе.
Без дә барлык котлауларга кушылабыз, Илназ Минвәлиевка исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗат ялкыны теләп калабыз.
P.S. Бүләк җибәрер идек тә, тик картабыз телефоныбызга беркетелмәгән шул ((
--- |
Иң күп укылган
|