|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2020 Мәдәният
Динә Гарипова һәм Сергей Волчков катнашындагы концерт сентябрьгә күчереләТатар дәүләт филармониясе быелгы сезон концертларының кайберләрен икенче сезонга күчерде. Динә Гарипова, Сергей Волчков һәм Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты да сентябрь аена күчерелде. 21 май көнне булырга тиешле концерт, коронавирус пандемисяе белән бәйле рәвештә, 16 сентябрьгә күчерелде. Концерт 16 сентябрь 18.00 сәгатьтә булачак. Концертка керү алдан алынган билетлар буенча.
Исегезгә төшерәбез, Татар дәүләт филармониясе концертлары күчерелүе турында без хәбәр иткән идек.
--- |
Иң күп укылган
|