|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2020 Хәйрия
“Ике баласы да инвалид, без куйган хәйрия концерты гына җитми ”: Фирдүс Тямаев дустының туганнарына ярдәм итергә чакыраРамазан аеның соңгы көннәрендә Фирдүс Тямаев саваплы гамәл кылып калырга чакыра. Ике инвалид баланы берүзе тәрбияләүче анага ничек тә ярдәм итәсе килә җырчының. Фирдүс үзенең дустының туганнарына ярдәм сорап, яраткан тамашачысына мөрәҗәгать итә. “Хөрмәтле дуслар !!! Минем иң шәп биюче Альберт дустымның бертуган апасының ике баласына ярдәм кирәк. Фитра сәдакагызны бирсәгез иде!!! Изге Рамазан аеның санаулы көннәре бара, игелекле гамәлләр кылыйк. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Амин.”, - дип яза ул. “Альмираның ике баласы да инвалид, берсендә ДЦП, берсе 90 процент күрми. Күрәсең, ике баласы да инвалид булгач, ире дә ташлап чыгып китте. Фатир өчен 20 мең түләп торалар. Без куйган хәйрия концерты гына житми. Шәхсән мин узем бу проблема белән 10 ел таныш. Документлары бар, алдау тугел ...”, - дип аңлата Фирдүс Тямаев.
Әлеге катлаулы хәлдә калган гаиләгә ярдәм итергә теләүчеләр өчен:
ГАЛИУЛЛИНА АЛЬМИРА МОДАРИСОВНА.
Сбербанк карта номеры 2202200330842681
Телефон 89172602320 картага беркетелгән
Галиуллина Альмира Модарисовна
--- |
Иң күп укылган
|