|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2020 Тарих
«Пионер отряд советы рәисе» Рифат Фәттәхов төгәл 40 ел элек «Артек»та төшкән ФОТОсын күрсәттеБүген Татарстан матбугаты көне генә түгел, әле Пионерия көне дә. Шул уңайдан бу ике бәйрәмгә дә катышы булган кеше – продюсер Рифат Фәттахов төп-төгәл 40 ел элек төшкән фотосын казып чыгарды. Ул елларны Рифат әфәнде сагынып болай дип искә төшерә: Пионер еллары - балачагымның иң кадерле чоры!
⠀
Ә “Артек”та минем өчен бик мөһим бер вакыйга булды. Бөтен илдән, бөтен дөньядан җыелган пионерлар мине отряд советы рәисе итеп сайлап куйдылар. Ә безнең отряд - барабанчылар һәм быргычылар отряды иде. Шулай итеп 45 көн буе мин музыкаль отряд белән җитәкчелек иттем .
⠀
Бәйрәм белән !
⠀
Ә сезнең арада пионерлар бармы?
Фотолар Рифат Фәттаховның инстаграмыннан: https://www.instagram.com/r_fattakhov
--- |
Иң күп укылган
|