|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2020 Мәдәният
"Татаркино" балаларны яклау көненә багышланган "Мультконцерт" уздыра31 май һәм 1 июнь көннәрендә «Татаркино» социаль челтәрләрдәге аккаунтларында гадәти булмаган «Мультконцерт» күрсәтеләчәк. Совет мультфильмнарыннан җырларны театрларда эшләүче һәм кинода төшү тәҗрибәсе булган танылган актерлар башкарачак. Һәр җыр өчен кечкенә генә клип ясалачак. «Бу катлаулы вакытта, барыннан да элек, гадәти аралашудан, бәйрәмнәрдән һәм активлыктан мәхрүм калган балаларыбызны сөендерәсе килә, - дип сөйли «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. - 9 майга җыр марафонын үткәргәннән соң, без проектны дәвам итү үтенече белән күп кенә фикерләр алдык - балаларны яклау көненә «Мультконцерт» ясау идеясе әнә шулай туды. Акциядә Камал, Тинчурин театрлары, татар яшь тамашачылар театры, «Зөләйха күзләрен ача», «Байгал», «Кире», «Тапшырылмаган хатлар»фильмнарында төшкән танылган актерлар катнашачак. Болар-Фирая Әкбәрова, Ирек Хафизов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Минакова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм башкалар».
Акциядә катнашуга шулай ук балалары булган гаиләләр дә чакырыла. Берәр мультфильмнан җырны башкарырга һәм Instagram социаль челтәрендәге шәхси битендә #Мультконцерт_таркино хештегы белән башкару язмасын куярга кирәк (балалар һәм ата-аналар бергәләп инструментларда җырларга яки уйнарга тиеш). Акцияне оештыручылар иң яхшы 10 чыгышны сайлаячак, җиңүчеләр призлар алачак. Шулай ук иң яхшы катнашучылар 8 июльдә, Гаилә көнендә, «Мир»кинотеатры янындагы Аксенов скверында, офлайн-форматта узачак концертка чакырылачак.
--- |
Иң күп укылган
|