поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2020 Җәмгыять

Казанда платога ягъни эпидемиянең күтәрелештәге тигезлек яссылыгына җиттек

Коронавирус сәбәпле кертелгән үзбикләнү режимы 12 майдан бераз йомшартылды. Ләкин, башкала мэры Илсур Метшин шәһәр штабы утырышында режимның бетерлмәгәнлеген искәртте.

- Үзбикләнү режимын йомшартуны кайберәүләр эшчәнлеккә рөхсәт дип кабул итте. Махсус күрсәтмәсез эшчәнлек башларга ярамый. Барысы да катгый контрольдә тотылсын, битлектән һәм перчаткадан йөрү зарур, - дип кисәтте мэр Илсур Метшин. - Шушы авыр вазгыятьтә санитар таләпләрне катгый үтәп эшчәнлек алып барган, коллективларда эш урыннарын саклап торган предприятиеләргә һәм эшкуарларга рәхмәт!

 
“Плато” була гына күрсен
 
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләгәннәргә караганда, Россиядә һәм Татарстанда коронавирус йоктыручыларның кискен артуы теркәлми. “Билгеле бер күләмдәге кешеләр авыруы теркәлә, кискен сикереш юк. Без Казанда платога ягъни эпидемиянең күтәрелештәге тигезлек яссылыгына җиттек, якын арада авыруны киметә башлауга ирешербез дип өметләнәбез”,-диде Владимир Жаворонков.
Соңгы көннәрдә республикада коронавирус йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган, шуның 61е-Казанда.
 
Мунча штрафы
 
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков таныштырганча, 12 майдан соң да санитар таләпләрне үтәмәүче 2 меңнән артык кешегә административ беркетмә тутырылган. Мәсәлән, 420 кибетчегә һәм сатып алучыга, 240 җәмәгать транспорты шоверына һәм пассажирга штраф язылган, 45 җитәкчегә һәм юридик затка да штраф чәпегәннәр. Инде бер мәртәбә штраф түләгәннән соң да акылга утырмаучылар бар икән. Үзбикләнү режимы таләпләрен бозган өчен бер җәмәгать туклануы предприятиесенә-500 мең сум, ә сауна хуҗасына  250 мең сум штрафны кабатлап чәпегәннәр.
 
Утырма яннарыма!
 
Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров штаб утырышында хәбәр иткәнчә, 12 майдан Казан паркларында һәм скверларында йөрергә рөхсәт. Гадәттә, паркларда култыклашкан өлкәннәргә, җитәкләшкән гаиләләргә һәм качып кына үбешкән яшьләргә юлыгыр идең. Тик, коронавирус яшәешебезне үзгәртте: кешеләр әлегә паркларда бер-берсе белән 1,5-2 метр ара сакларга тиеш. Балалар уен мәйданчыкларына әлегә дәррәү тупланырга ярамый. Паркларда 16 сәүдә ноктасы эшли, әмма алар ризыкларны чыгарып кына бирә. Горки-Әмәт урман паркында фонтан инде эшләтеп җибәрелгән, май ахырына парклардагы барлык фантаннар да җанланачак.
 
Коену сезоны
 
Коронавирус шаукымында ямьле яз да узып бара. Казанда 1 июньнән җәйге коену сезоны башлана. Рәсми рәвештә 1 июньнән әлегә “Комсомольское” һәм Аккош күле комлыклары гына ачыла.
 
Эшкуарларга ярдәм
 
Казанда 80 меңнән артык кече һәм урта предприятие эшчәнлек алып бара. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләгәнчә, эшкарларга федераль һәм республика бюджетларыннан финанс ярдәме күрсәтелә. Ташламалы кредитлар бирелә, декларация тапшыру 3 айга кичектерелгән. Муниципаль биналарны һәм корылмаларны арендалаган эшкуарлар апрель һәм май айлары өчен аренда түләвеннән азат ителгән.
 
Үзмәшгульләргә -”сөенче”
 
Татарстан башкаласында 21 мең 333 үзмәшгуль исәпләнә.
-Узган ел үзмәшгульләрдән Казан бюджетына 24 миллион сум салым түләүләре кергән иде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә, бу акчалар узган ел эшчәнлек алыып барган һәм салым түләгән 19 мең үзмәшгульгә кире кайтарыып бирелә,-диде  Илдар Шакиров.
 
 Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, үзмәшгульләр мохтаҗлар категориясенә кертелгән. Коронавирус сәбәбендә, эштән аерылып торган кешеләргә һәм мохтаҗларга республика азык-төлек тупланмасы таратты. Мондый күчтәнәч 3 мең 250 үзмәшгуль һәм шәхси эшкуар балалары өчен дә бирелгән. Илдар Шакиров әйткәнчә, бу атнада Казанда азык-төлек тупланмасының икенче партиясен өләшү башлана.
Үзмәшгульләргә субсидия рәвешендә грантлар әзерләнгән. Конкурс май ахырында игълан ителәчәк.

Дамир Бәдриев
Шәһри Казан
№ --- | 18.05.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»