|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2020 Мәдәният
19 майда "ШАЯН ТВ" Татарстан матбугаты көне уңаеннан, онлайн концерт уздыра19 майда 18.00 сәгатьтә Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан кооператив институты "ШАЯН ТВ" каналы белән онлайн концерт уздыра. Чарада "ШАЯН ТВ" алып баручылары, каналның төп геройлары катнашачак. Тамашачыларны танылган артистларыбыз белән беррәттән, "Сәйлән" татар балалар җыры телевизион фестивале җиңүчеләре дәртле чыгышлары белән сөендерәчәк. Халыкара бәйгеләр лауреатлары: Айсылу Габдинова, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова матур җырларын бүләк итәчәк. Шушы катлаулы чорда медицина, полиция хезмәткәрләре, волонтёрлар белән алгы сафларда булган матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен котлап, барыгызны да онлайн концертка чакырабыз. Сезне Казан кооператив институтының һәм "ШАЯН ТВ"ның инстаграм аккаунтларында https://www.instagram.com/shaiantv/ көтеп калабыз
--- |
Иң күп укылган
|