|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2020 Дин
Татар артистлары "Әлвидагъ" зекерен башкара (ВИДЕО)Көтеп алынган Рамазан аебыз үтеп тә бара. Иң кадерле соңгы ун көнендә аны "Әлвидагъ" зекере белән озату гадәте кереп калган татарларда. Бу зекердә Рамазан аена булган хөрмәт хисләре дә, киләсе елда аның белән тагын очрашуга зур өмет тә, аны инде сагына башлау да бар. "Әлвидагъ" зекеренең Шыгырдан татарлары арасында киң таралган бер төрен татар җырчылары берләшеп башкара.
"Аллага шөкер, Марсель дустым @marselvagizov матур мөнәҗәт өйрәнеп, аны видеога төшереп, без бер төркем иҗат әһелләре белән Рамазанның бер ядкәрен ( "Әлвидагъ" зекеренең Шыгырдан татарлары арасында киң таралган бер төрен) Сезгә тәкъдим итәбез!Рәхим итеп тыңлагыз!", -дип, әлеге видеоны үзенең Инстаграм битендә урнаштырган дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков.
Марсель Вәгыйзов, Марсель Әхмадуллин, Илшат Вәлиев, Динар Шәймәрданов, Азат Кәримов, Марат Галимов һәм Ильяс Халиков башкаруында "Әлвидагъ" зекере сезнең дә җаннарыгызга рәхәтлек бирсен.
--- |
Иң күп укылган
|