|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2020 Яңа китаплар
Гамил Афзалның "Айлы кичләр" исемле китабы дөнья күрде (ВИДЕО)Гамил Афзалның яңа китабы турында нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәех "Манзара" тапшыруында таныштырды. Җыентык шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңае белән дөнья күрә. Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның халык күңеленә үтеп кергән һәм халык хәтерендә яшәгән иң яхшы шигырьләре урын алды. Автор: Гамиль Абзалов (Гамил Афзал)
Төзүче: Ленар Шәехов (Ленар Шәех)
Китапны Татарстан китап нәшриятының фирма кибетеннән алырга мөмкин: Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт. Шулай ук өйдән чыкмыйча гына китапларга сайтта заказ бирә аласыз. Татарстан китап нәшрияты кирәкле китапны Казанга һәм бөтен дөнья буйлап илтеп җиткерә.
--- |
Иң күп укылган
|