|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2020 Матбугат
Телевидение алып баручысы Ильяс Шәяхмәтовның беренче баласы туды, бик матур исем сайлаганнар (ФОТО)Шатлыклы бер яңалык. ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын алып баручы Ильяс Шәяхмәтовның кичә беренче баласы туды. Тормыш иптәше Эльвира аңа Изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ир-бала бүләк итте. Шунысы да кызык, кичә Гаилә көне иде. Шәяхмәтовлар Түбән Камада яши. Ильяс ТНВга эшкә шуннан килеп йөри. Бәлки, белмәүчеләр бардыр, талантлы егет – “Татарстан яшьләре” газетасының даими авторы Раушания Шәяхмәтованың улы.
“Матбугат.ру” хәбәрчесе Ильясның хис-кичерешләрен сорады. “Шәп инде” – диде Шәяхмәтов һәм елмайган түгел, ә хәтта ыржайган смайлик өстәде.
Алып баручы әйтүенчә, сабый Түбән Камада дөньяга килгән. Буе 51 см, авырлыгы 3380 грамм. Балага бик матур исем сайлаганнар – Мөслим!
“Матбугат.ру” Ильясны, Эльвираны, Раушания апаны, ике яктан да әни-әти, туган-тумачаларны чын күңелдән котлый. Бәхетле бала булсын. Игелекле бала булсын.
"Матбугат.ру"дан бер эксклюзив фото:
--- |
Иң күп укылган
|