|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2020 Криминал
Күп балалы әти үз кызларын көчләгәнме?Чәчләр үрә торырлык, җаннар тетрәнерлек хәлләр көн саен диярлек булып тора: Уфада күп балалы әти үз кызларын көчләүдә гаепләнә. Тәүге экспертизаларны үткәргәннән соң полицейскийлар көчләүнең беренче дәлилләренә ия булган. Ир кеше үз гаебен танучы беренче күрсәткечләр биргән. “Вся Уфа” телеканалы чыганакка таянып хәбәр итүенчә, гаилә башлыгы берничә еллар дәвамында 19 яшьлек зур кызын көчләп яшәгән, ә 8-9 май төнендә 15 яшьлек уртанчы кызын да мәсхәрәләгән.
Телеканал мәгълүматлары буенча, җинаятьне участковыйлар ярдәме белән ачканнар: ир пычак тотып, зур кызын үтерәм дип янаганда, күршеләре полицейскийларны чакырган.
Бу гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Иң кече кыз балага – алты яшь. Хәзер исә хокук саклару органнары гаиләдәге башка балалар да мәсхәрәләүгә дучар булмады микән дип тикшерә. Әлеге вакытта ике җинаять эше кузгатылган.
Фото: «Башинформ».
Чыганак: «Башинформ».
Автор : Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|