поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.05.2020 Хәйрия

4 авыру бала өчен акча җыелып бетте! Әмма «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә

Изге Рамазан ае тәмамланырга әле 11 көн калса да, «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе кысаларында 4 авыру балага Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән акча җыю инде төгәлләнеп бетте. Сәдака һәм зәкәт, 7715 номерына җибәрелгән смслар аша тупланган акча Дәлил Вәлиев (3 яшь), Константин Баранов (4 яшь), Камилла Киреева (21 яшь), Руфат Агаевның (13 яшь) дәвалану хакын капларга җитә.

 Яшь кенә булсалар да, бу балаларга куркыныч диагнозлар куелган: авыр формадагы ДЦП, гипертензия-гидроцефаль синдромы һәм кан тамырлары шеше... Коточкыч хәлләренә  карамастан, алар батырларча сәламәтлекләре өчен көрәшәләр. Әти-әниләре матди яктан авырлыклар кичергәнгә, республиканың бар битараф булып читтә калмаганнарга  мөрәҗәгать иттеләр.  Халыкның актив катнашуы, мөселман өммәтенең бердәмлеге хөрмәтенә акча кирәккәннән күбрәк тә җыелды! Кыска вакытта бөтен сумма шушы дүрт баланы дәвалау, тернәкләндерү өчен махсус клиникаларга күчереләчәк. Моннан тыш, “Зәкәт” хәйрия фонды тагы дүрт балага ярдәм итәр өчен хәйрия акциясен дәвам итәргә карар кылды.

 
Ярдәмгә мохтаҗ беренче авыру бала – Лия Хамитова. Аңа 6 яшь. Туганда ул башка балалардан берни белән дә аерылмаган. 6 айда эченә әйләнеп ята башлаган, әмма соңрак кыенлыклар туган: башта утыра алмаган, аннан 1 яшь тә 3 айда гына үрмәләп йөри башлаган. МРТ баш миенә зыян килүне күрсәткән. 2016 елда кызчыкка диагноз куелган: ДЦП-ның атоник-астатик формасы, психо-сөйләм үсешенең тоткарлануы. Әнисе Инна баланы үзе генә үстерә. Билгеле сәбәпләр аркасында гаиләдә акча һич җитми. Кечкенә Лиягә тернәкләндерү курсы кирәк. Кирәкле сумма – 60000 сум.
 
Ярдәмгә мохтаҗ икенче баланың исеме Аишә Дәүләтова. Аңа 10 яшь. 1,5 айда сабыйның температурасы күтәрелә, һәм өченче көнне ул комага эләгә. Табиблар юаныч калдырмаслык диагноз куялар – вирус энцефалиты. Аишә комадан чыкканда һич селкенә алмаган, түшәмгә генә карап яткан, авазларга да, кагылганга да җавап бирмәгән. Кызчык 3 ай реанимациядә уздырган, аннан тагы ярты ел палатада яткан. Соңыннан озак дәвалану һәм тернәкләндерү еллары башланган.  Сабый бала әкренләп аңына килә башлаган. Хәзер ул йөри дә, басып та тора алмый. Дүртаяклап, кайвакыт утырып кына йөри. Акылы тулы, сөйләмендә дә җитешсезлекләр юк. Аишә өйдә укый, инде өченче сыйныфта.  Ул акыллы һәм кешеләр белән аралашырга ярата, матур, мөлаем, чиста йөрәкле кыз. Ел саен Аишә Коръән уку бәйгеләрендә катнашырга тырыша, мактаулы урыннар ала. Аның хыялы – аякка басарга һәм үзе кебек балаларга ярдәм итәргә. Аишәнең гиләләрендә 6 бала, абый-апалары нурлы сеңелләрен бик ярата. Җыярга кирәкле сумма – 60000 сум.
 
Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Мөхетдинов Данияр. Бу ачык күңелле балага 4 яшь. Әнисе баланы бик авыр тапкан, шуннан соң да сабыйга бер исемлек диагноз куелган: ДЦП; аяк-куллар эшчәнлеген киметә торган спастик тетрапарез; бит, кул һәм бармак мышцаларын дөрес эшләтми торган икеләтә атетоз, баш миенең кабыгы функцияләренең үсешенең артта калышы; эпилепсиягә үзенчәлекле баш миенең активлыгы. Данияр безнең өчен гади тоелган көнкүреш хәрәкәтләрдән мәхрүм: ул үзе утырып та, басып та тора алмый, дүртаяклап та, басып та йөри алмый, сөйләшә дә алмый... Әти-әниләре сабыйны төрле тернәкләндерү курсларына йөртә, алардан файда да күрә: Данияр тәгәрәп йөрергә өйрәнгән, кул моторикасы яхшырган, арка мышцалары ныгыган. Әмма гаиләдә акча курсларга да, башка күп нәрсәләргә дә җитми. Алар ярдәм сорыйлар. Чираттагы курс 60000 сум тора.
 
Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Данил Климов, аңа 6 яшь. Баш миенең әле бала корсакта булган чакта зарарлануыннан тыш, сабый эпилепсия белән интегә, психомотор усештә артта кала. Эпилептик бумадан соң Данил бөтен рефлексларын югалта, хәтта бармагын да селкетә алмый. Гомере буе балакай гади көнкүреш хәрәкәтләрен өйрәнүдә уздыра. Тернәкләндерү курслары Данилга үрмәләп йөрергә, тотынып кына аяк атларга, 4 сүз әйтергә өйрәнергә булышты. Киләсе курс 60000 сум тора, һәм баланың әнисендә ул, әлбәттә, юк. Данил сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ!
 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын!
 
Әлеге авыру балаларга ярдәмитүнең биш ысулы турында шушы сылтама аша укып белегез. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»