поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.07.2010 Җәмгыять

КИЧЕРЕГЕЗ, ОСТАЗЛАР...

Яшьләрнең дөньясы өлкәннәр өчен һәрвакыт кызыклы бугай. Шуңа да алар балаларын иркәли, ярата. Ә соңгылары, гадәттә, әлеге яратуның кадерен белми, киреләнә, тормышыма тыкшыналар дип, гаеп тага. Ни кызганыч, бу язучылар-шагыйрьләр дөньясында да шулай.

Дөрес, 80нче еллардан соң әдәбиятыбызга яшьләр аз килә башлады. Тулы бер дулкын янәдән өермә булып килеп керүен 20 ел көтәргә кирәк булган. Хәзер инде безне су сибеп диярлек үстерәләр. Кайсы гына газета-журналга барма, шигырьләреңне, хикәяләреңне сорыйлар. Камал театрында ел саен үткәрелә килгән “Яңа татар пьесасы”нда яшьләр өчен аерым номинация бар. Хәер, ничә яшь егет-кызыбыз лауреат булды. “Идел” яшьләр үзәге оештырган “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсы да гөрләп уза. Анда да яшьләргә “ашлама кертәләр”. Татарстан Язучылар берлегенең секциясеннән уңай бәя алсаң (әле беркемгә дә тискәре бәя бирелгәне юк), Татарстан китап нәшрияты китабыңны чыгара.

 

Менә шундый игътибардан соң яшьләрнең кайберләрендә “йолдызчык” чире (“йолдыз” булыр өчен ай-һай ерак әле!) башлана да инде. Әле анысы ошамый аларга, әле монысы. Өлкән язучы-остазлары чакырган җиргә килергә түбәнсенә башлыйлар, китапларын чыгарырга җыенган нәшриятка да “төкереп тә бирмиләр”. Ягъни янына килеп: “Үскәнем, син бөек язучы, әйдә, китабыңны чыгарыйк әле”, – дип, алдына тезләнгәнне көтәләрдер. Көтәләр генә түгел, шуны таләп итә башлыйлар. Өлкәннәргә хөрмәт бөтенләй диярлек бетә. Ул уртакул бер язучы, ә мин бөек, имеш. Ә уйлап карасаң, ул шул “уртакул” язучы булып ничә еллар иҗат итә, ә синең иҗат дәфтәр кадәр китап чыгарырлык та булмаган килеш күпме барыр икән?

 

Дөрес, без бөтенебез дә андый түгел. Язучылар берлеге яшьләр иҗатына багышлап оештырган докладларда кемнең кем икәнен ачыкларга була. Яшьләр иҗаты турында, бәлки, яшьләр түгел, өлкәннәр әйтергә тиеш булгандыр. Чөнки яшьләр үз иҗатларын шулкадәр бөек дип уйлый ки, башкаларның барысын да сызып ташлый. Дөрес, яшь язучыда беркадәр максимализм булырга тиештер. Ләкин үзләрен яраткан, аларны хөрмәт итеп килгән, алар докладын игътибар белән тыңлап утырган шәхесләргә карата: “Сез монда нишләп утырасыз?” – дияргә тиеш микән? Минемчә, бу гомумән, кешелексезлек билгесе. Талантлы кеше үз фикерен артык эмоциягә бирелмичә, оппонентына хөрмәт белән карап белдерә...

 

Яшь язучы Рөстәм Галиуллинның яшьләргә карата игътибарның башка рәвешле булуы яхшырак икәнен аңлатуы миңа ошады. Яшь язучыларга гына түгел, гомумән, яшьләргә тормыш башлап җибәрүе шактый авыр. Ә инде тормышны ничек җайлыйм икән дип аптыраган чакта чын профессиональ дәрәҗәдә иҗат итү дә мөмкин түгелдер.

 

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, үзе дә яшь шагыйрь Ленар Шәех: “Нәшриятның мөнәсәбәте һәрвакыт хәерхаһлы булды. Киләчәктә дә шулай дәвам итәр”, – диде.

 

Мин дә яшь кеше булуыма карамастан, үземә дә, яшьләргә дә күп итеп иҗат итәргә насыйп булуын телим. Чөнки күбрәк иҗат иткән саен тәҗрибә килә. Шул чакта өлкәннәргә дә хөрмәт күпкә артыр. Алар да безнең иҗатка шулай хәерхаһлы булып калыр дип өметләнәм. Балалар ялгышырга мөмкин бит инде. Без – сезнең балалар, кайчакта ялгышсак, кичерегез, остазлар!


Рифат СӘЛАХ
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»