Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2020 Шоу-бизнес
"Тормыш көрәш" - Фирдүс Тямаевтан яңа җыр! (ВИДЕО)Фирдүс Тямаев үзенең яңа җырын инстаграм челтәрендә язылучыларына тәкъдим итте. Җыр әлегә беркайда да яңгырамый, бары тик Фирдүснең язылучылары гына тыңлап, җырга үз бәяләрен инде бирәләр. "Хөрмәтле дуслар, тиздән яңа җырым дөнья күрәчәк. Әлегә баянда тыңлагыз",- дип тәкъдим итә Фирдүс Тямаев яңа җырын.
Җыр "Тормыш көрәш" дип атала, сүзләрен Сәкинә Хәйруллина, көен Фирдүс Тямаев үзе иҗат иткән.
ТОРМЫШ КөРәШ.
Тормыш көрәш, без көрәшче
бил алышабыз,
Яшәу дигән киң мәйданда
гел ярышта без.
кушымта
Гомерләрне куып жилләр
иссә дә иссә,
Без жилләргә бирешмәбез
АллаҺым бирсә.
Һәр яңа көн - яңа ачыш
офыклар ерак,
Янып яшә, диеп дәшә
ялыкмас йөрәк.
Без бу жирнең сөеп баккан
газиз баласы.
Язган безгә бәхетне дә
шуннан табасы.
Җырны тыңлагыз, һәм үз фикерегезне сез дә Фирдүс Тямаевның инстагармында язып калдырыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|