|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2020 Криминал
Азнакайда яшәүче хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган
Азнакайда яшәүче бер хатын-кыз 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 35 яшьлек исерек хатын-кыз танышына спиртлы эчемлекләр сатып алу өчен акча сорарга кергән. Ишекне танышының әнисе - 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны ачкан, дип яза Татар-информ.
Әбинең кесәсендә кулъяулык күреп һәм анда аның акчасын саклаганын белеп, хатын-кыз ветеранны идәнгә егып салган. Кесәсеннән төйнәлгән акчасын алган, анда 50 мең сум булган. Шуннан хатын-кыз чыгып качкан.
Ул үз гаебен таныган һәм акчаның спиртлы эчемлеккә һәм шәхси ихтыяҗларга тотылуын сөйләгән. «Талау» маддәсе буенча эш кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|