|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2020 Җәмгыять
"Бала вакытыннан алда туды, әмма...": Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның ире Ришат беренче кичерешләре белән уртаклашты13 май көнне танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан, дип хәбәр иткән идек. "Бала вакытыннан алда туган, әмма патологиясез" дип уртаклаша сөенечле хәбәр белән "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов. Илдар хәзрәтнең "Бизнес Онлайн" порталына хәбәр итүенчә, Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева Мәскәүдә,“Академик Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология Милли медицина тикшеренү үзәге"ндә бәбиләгән. Ул табибларның «иң югары дәрәҗәдә» күзәтүе астында булган.
"Матбугат.ру" алданрак хәбәр иткәнчә, Лилия белән ире Ришатның малайлары туган.
"Үсеш, буй, авырлык күрсәткечләре турында әлегә белмим, мин үзем Казанда. Кесарев кисеме ярдәмендә таптырганнар. Аның янында сеңлесе Әлфия иде, кичке сәгать алтыларда бәбиләгән. Хатыным белән сөйләшмәдем әле, әлегә ул да, сабый да реанимациядә. Мәскәүдә катгый режим, хәтта апасын да кертмиләр. Балага исем уйлап тапмадык әле", - дип сөйләгән корреспондентларга бәхетле әти булган Ришат Тимергалиев.
Хәбәрчеләр Лилиянең үзе белән дә элемтәгә чыгып караган, әмма әлегә бу мөмкин түгел. Шулай да Мәскәү табиблары Лилия дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә дип ышандырганнар.
Иншалла, тиздән яңа сөенечле хәбәрләр килеп ирешер!
--- |
Иң күп укылган
|