|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2020 Җәмгыять
Социаль челтәрләрдә ата-аналардан мондый ялган хәбәрне таратмаска сорыйлар
2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә уку дистанцион форматта башланачак дигән мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Социаль челтәрдә ата-аналардан мондый хәбәрләрне таратмаска сорыйлар.
"Дистанцион укыту - илдә килеп чыккан эпидемиологик вәзгыятькә бәйле. 12 майдан аз комплектлы мәктәпләрдә (укучылар саны 20гә кадәр булган) авыл укучылары укуларын башлады инде. 1 сентябрьдән уку гадәти режимда узачак", - диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, 12 майдан Татарстанда балалар бакчалары һәм авыл мәктәпләре эшли башлады.
Фото: пиксабай.ру
--- |
Иң күп укылган
|