поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.05.2020 Ана теле

Ана теле: Сөйләмдә – синтаксик фигуралар (мәкаль, әйтемнәр һ.б.)

Сөйләмдә образ тудыру өчен кулланып була торган синтаксик фигураларны искә төшерүне дәвам иттерик. Сурәт остасы Тукай кабатлауларны ничек кулланган?: Ничә әйтсәң дә, тимерче шул, һаман корым эчендә, ялкын эчендә торып исергән инде. Төшендә дә чүкеч, өнендә дә чүкеч, язганы да чүкеч, сызганы да чүкеч, журналы да “Чүкеч”, – бу нинди бетмәгән чүкеч икән! Тимерче Соловьевның үз башына булган чүкеч булмаса гына ярар иде (75 б.).

Композициягә бәйле кабатлаулар да – сурәт чарасы була ала икән: троп әсәрнең мөстәкыйль бер кереше һәм йомгагы сыйфатында кабатлана: “Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы” дигән мәкалә “Эт өрер – кәрван йөрер” дигән мәкаль-йомгак белән тәмамлана (71 б.).
   
Г.Тукайның тасвир чараларын куллану үзенчәлекләрен сөйләм мотивларына мөнәсәбәттә дә анализлау кызыклы. Әйтик, көлдерү–юмор–сатира төсмере бирү өчен кулланыла торган троплары аның үзгәчә. Болар: Гади сөйләм элементлары: Аптик иясе бер мөсафир хаҗи исемләнмеш кешедер. Даруларының бәгъзесе Азия балчыгы, Африка үләне, Америка ташы вә Аурупа агачларының әкәләләреннән гыйбарәттер (43 б.);  Парлы сүзләр: Әфәндем! Хәзергә Сезгә һәр эшегездә муаффәкыять теләп (уңыш) вә озын-озын мөзакәрәләрне киләчәктәге мәктүбләргә кичектереп, каләмне ташладым (329 б.); “Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән”, дип лыгырдадылар (33. б.); Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде (336 б.); Туры сөйләм, мәсәлән, халык иҗатыннан, күренекле әсәрләрдән, җыр, такмазадан өзекләр: Бу шәһәр – “ай-һай, Казанның каласы, аза ишан баласы” түгел (303 б.); Мәшһүрләр сөйләменнән өзек: Тирече әфәнделәр, аю, маймыл, кәҗә, ишәкләрнең музыка уйнарга утырганнары төсле, (мәсәлдән күренеш) үзара иске мунчага җыелып: “Әхмәтҗан абзый, син выборщик бул, юк, Мөхәммәтҗан абзый син бул, син карт кеше; юк, Миңлебай абзый син булчы, син мәчет карты”, – дип төртешә, тартыша, (үзенә бер сурәт) берничә аксак-туксакларны выборщик тәгъйин иттеләр;   Итсәләр дә, кечкенә балаларның бер-берсенә: “Син утаман булган бул, ди, мин солдат булыйм, ди”, – дип уйнаган уеннарыннан бер дә аермалары булмады (109 б.); Мәҗлеснең башлыгы Головин да, “хатын, туныңны ки – мин сине чыбык берлә кыйныйм” дигән мискин ир кеби, үзе чын-чыннан хөкүмәт берлән мөбазәрәгә барган (бергә-бер чыгып сугышу) кешеләрнең башы була торып та, “гаскәрия назыйре” (хәрби министр) кеби бер затның алдында сагыйрь булырга ( кечерәеп калу) мәҗбүр булды (125 б.); Әйтем, җор гыйбарә: (Аларны текстта урнаштыру осталыгы): Әле,“инә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен” дигән төсле булса да, мәмләкәтемездә хөррият шәме (метафора) янганы күренә (172 б.); Чиләгенә күрә капкачы (227 б.) ...беткә ачу итеп тунны утка ягуыннан күренә... (249 б.); сүз уйнату: Көн суык. Аяклар туңа. Безнең чәй эчә торган Чыпчык – һич шунда җитеп булмый. Әллә без барган саен, Чыпчык ераккарак оча бара?! (292 б.);
     
Г.Тукай сурәтләү максатында иҗатында мәкальләрне мул куллана, аларны тасвир чарасы, фикер төгәллегенә ирешү чарасы итеп теләсә кайсы жанрда файдалана. Бу тезиска без үткән бүлектә шактый тәфсилле тукталган идек, хәзер күзәтүне образга нисбәттә дәвам иттерик. Бер очракта ул тәэсир чарасының мәкаль икәнен аерып алып искәртә: “Алла бирмәгәнне мулла бирмәс” мәкале бик тугры сүздер (91 б.). Икенче очракта мәкаль икәнен кисәтмичә фикер агышында тәэсирле сүз, гыйбарә кебек үк гадәттәгечә язып китә. Шул ук вакытта Тукайның мәкальләрне туплап үзенә бер әсәр барлыкка китерү мисалын да табарга була. “Мәкальләр” дигән язмасын тулысынча китерик:
   Исәп кирәк, хисап кирәк. Иске гласныйларны чыгарып түгәргә ничә ат кирәк?
   Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае гәзит сөйми.
   Ике чабата – бер кием, ике шалкан – бер тиен. Татар хатынының бар белгәне – күлмәк тектерү дә кием.
   Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Китәргә бәдәл (кеше өчен ялланып хаҗга баручыга бирелә торган акча) кирәк булгач, җәдитчеләрне дә хурларсың.
   Көяз туңмас – калтырар. Татар башы һәрвакыт кояш кеби калтырар.
   Ат азгыны тайга иярер, татар мулласы байга иярер.
   Өе биек, өйрәсе сыек. Кесәңдә акча булмаса, никадәр яхшы сөйләсәң дә, агызың кыек.
   Карама кешенең үзенә, кара сүзенә. Татар болай һич аңламас, төртеп күрсәтмәсәң күзенә (116 б.).
   
“Фәлсәфи сүзләр” дигән җыелма мәкалә дә бер төркем мәкальне төрле шәхес, вакыйга, газетларны тәнкыйть итү объекты итеп тасвирларга нигез итеп ала. Монда гади аңлату бар, башлыча анысы кереш өчен генә: “Җәүһәр җирдә ятмый”, – дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга; Тик күпчелеге сәяси-иҗтимагый нәтиҗәләр ясауга юнәлтелгән: кайсы гомуми нәтиҗә “Аз ашасаң, күп ашарсың”,– дигән булалар, вәхаләнки татар эшчеләре гомерләре буенча аз ашыйлар да, берсенең дә күп ашар дәрәҗәгә җиткәннәре күренми әле;  Мәкальләр башлыча конкрет шәхесне, газетны, вакыйганы истә тотып язылган: “Сабыр төбе сары алтын” дигән булалар. “Шура” идарәсенең 75әр тиен генә бәһа куеп, “Басылмаган шигырьләр мәҗмугасе” вә “Тел ярышы” кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итә дә, сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый әле (166 б.).
   
Тупламада китерелгән мәкальләрнең исемлеген санап чыгу муафыйк булырдыр:
   Җәүһәр җирдә ятмый;
   Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең;
   Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын;
   Аз ашасаң, күп ашарсың;
   Бирмәсә дә – бай яхшы;
   Үлемгә каршы дәва юк;
   Канәгать – үзе хәзинә;
   Байлар сәдакага йөрми;
   Дөнья – үләксә, аңар гашыйк – эт;
   Гашыйк булсаң рәкыйбләр (конкурентлар) бик күп чыга;  
   Әйткән сүз – аткан ук;
   Әйләнеч булса да юл яхшы (165–166 б.).
   
“Мәкальле киңәшләр” дигән язмада да нәтиҗәләр дүрт мәкальгә нигезләнеп ясала: “Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, дигәч тә, “барабыз”га утыргач, Печән базары буенча ямщик шикелле җырлап үтмә; “Ярлының угылы булганчы, байның колы бул” дигәч тә, баеңның һәр төкерегенә “ярхәмекә Алла (Алланың рәхмәте булсын) дип торма вә һәр йөткерүенә авызына кәләпүшеңне куйма (239 б.); “Үзеңнән югарыга карап фикер ит” дигәч тә...; “Тамчы-тамчы тамганнан күл булыр” дигәч тә... (240 б.).
   Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!;  Но иной находит счастья,
             Чуство счастья потеряв,– дигән бер шигырь дә исемдә (Петербурга килеп берни карый алмавына офтанып яза) (310 б.).
   Ихтыяҗ булганда Тукай бүтән халыкларның мәкален дә файдалана: Төрекләр: “Бер көн шаһлык – шаһлыктыр”, – диярләр (299 б.).  
   
Талант талант инде  –иҗатының теләсә кайсы өлкәсендә, һәр жанрда укучыга тәэсир итүнең төп чарасы сурәт икәнен Тукай онытмый. Бу аның   тәрҗемә эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Хәер,  тәрҗемәдә күчерелмә мәгънәлелек (троплар)  аңарга да җиңел бирелми. Ул да вакыт-вакыт калькага килеп “сөрлегә”: Шуның өчен мин аның һәммә мәшәкатьләрен үз муеныма алырга бурычлымын (116 б.). Үз өстемә, җилкәмә түгелме соң? Шулай да эзләнә, иҗат итә: ...Бала тәрбия итү  уңгаң эш түгел бит, тәрбия итә белми тәрбияләсәң, халык кашында да, халикъ (Аллаһ) кашында да җавап бирергә кирәк (117 б.). Мин инде күнеккәнчә “каршында (перед)” дип укыган идем, кабатлангач, туктап, уйланмый хәлем булмады, Тукай бит нык уйланган, калька коткысына бирелмәгән, яңа мәгънә төсмере биреп фразеологизм ясаган. Халыкның бит “каш” белән бәйле афоризмнары бар: каш чыту, каш җыеру (җимерү, салындыру), кашы-күзе кыелган (җимерелгән), каш кабагын кою һ.б.
   
Шушының белән “Тукай сабаклары” тәлгәшенең беренче өлешен тәмамлап. алга таба икенче өлешен   “Тукай һәм җыр “ тәлгәшен тәкъдим  итәрбез.
                                                                        Илдар Низамов
                           филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»