|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2010 Җәмгыять
ШАТЛЫГЫБЫЗ ШАТЛЫКМЫ?А.С.Пушкин җәй аен өнәп бетермәгән, чөнки чебен-черки ише бөҗәкләр теңкәсенә тиеп, аның өчен әлеге фасылның ямен юкка чыгарган. Ләкин җәйнең ямьлелеген әйтеп бетерерлек түгел, табигать бар матурлыгын нәкъ шушы аралыкта ачып сала. Саный китсәң, очы-кырыена чыгып булмас иде. Адәм баласы өчен җәйнең бик тә ләззәтле минутларына мин туңдырма ашауны да кертер идем. Пушкин моны белмәгән әле ул вакытларда. Бала-чага, урта буын һәм олылар да туңдырма ашаганда рәхәтлек дөньясына кереп чума һәм шатлык мизгелләрен барысы да бер дәрәҗәдә тоемлый. Медицина әдәбияты да, табиблар да, туңдырма ашау – кешедә шатлык гормоннары бүленеп чыгуга китерә һәм бу үз чиратында кеше сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, диләр. Әйтеп узганча, җәй көне туңдырма күп ашала, кайберәүләр аны хәтта көн саен куллана. Туңдырма дигәч, беренче чиратта Мәскәүнең берничә дистә еллар элек авыз иткән пломбир, эскимолары күз алдыма килә. Әлеге туклыклы һәм тәмле туңдырмаларны берне генә алып ашасаң да, көне буена җитәрлек энергия белән тәэмин ителә идең. Үзебезнең Казанныкы да төшеп калганнардан түгел иде, әлбәттә.
Туңдырма безнең илдә СССР вакытында, беренче бишьеллык ахырында, 1932 елда ясала башлый. Ул кешене сафландырып җибәрә торган десерт ашамлыкка керә. Шулай ук туклану өчен кирәк булган матдәләргә, аерым алганда, аксым, май, углевод, минераль тозлар һәм витаминнарга бай булганлыктан, кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле ризык санала. Югары калориягә ия булса да (мәсәлән, пломбир 2400 кал/кг кадәр җитә), тиз үзләштерелә. Туңдырма сөт, сөт өсте, май һәм шулай ук шикәр, яңа җыелган яки туңдырылган җиләк-җимеш, шоколад, чикләвек, цукат, миндаль, күкәй кебек натураль компонентлардан тора. Бу – совет чоры туңдырмасы.
Минем туңдырма мәсьәләсенә тукталуымның сәбәбе дә бар.
Мәгълүм булганча, җитештерүчеләр ризыкларны биологик актив өстәмәләр белән тулыландыру юлына басты. Баштарак без моңа әллә ни игътибар бирмәсәк тә, җәмәгатьчелек соңгы вакытта чаң суга башлады. Мәгълүмат чаралары әледән-әле ризыкларыбызның сыйфаты кискен рәвештә үзгәреш кичерүен исбатлаган фактларга тукталып, кисәтүләр белән халыкка мөрәҗәгать итә.
Шуңа күрә мин дә, кибетләрдән ризык алганда, игътибарлырак булырга тырышам. Чыннан да, Е белән билгеләнгән өстәмәләр төрелгән азык-төлекнең күбесендә күрсәтелгән. Алар үтә дә вак итеп язылган, укуы да мөмкин түгел. Кайвакыт өйгә кайткач, зурайткыч аша карап, икенче тапкыр ул ризыкны алмаска тырышам.
Кайсы өстәмәнең нәрсә аңлатканын күрсәткән кайбер язмалардан күренгәнчә, безне чын мәгънәсендә агулыйлар икән ич дигән фикергә киләсең. Мәсәлән, алкоголь эчемлекләрдә, баллы һәм балалар ашамлыкларында кулланыла торган Е951 баллаткычы кешенең миенә тәэсир итә, интеллектуаль сәләтен түбәнәйтә, «Галина Бланка», «Магги» ише шулпа өчен кулланыла торган Е620 – Е633ләр ашказанында сару кайнатуны китереп чыгара, ә олысы да, кечесе дә чәйни торган сагызлар ашказаны эррозиясе, аллергияләр барлыкка китерә, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген боза. «Е»ларның күбесе чит илләрдә инде күптән тыелган булса да, бездә рәхәтләнеп «чәчәк ата».
Үзем республикабызда җитештерелә торган продукциягә өстенлек бирәм һәм чын күңелемнән, Татарстаныбызда безне күрәләтә торып агуламаслар, дип уйлап йөрим. Казаныбызда әзерләнә торган «Батыр», «Шоколадница», «Забава» кебек туңдырмаларны шикләнмичә сатып ала идем. Быел туңдырмалар алганда кайда эшләнүләрен һәм составында ниләр барлыгына да күз сала башладым. Йа Хода, безгә кайлардан гына килми ул тәмлеләр! Саклану вакыты 6шар айга җитә торган туңдырмалардан ни көтәргә кирәк инде?!.
Үзебезнекеләрне табу кыен булса да, очраганда алам. Бер-көнне иркенләп утырып, үзебезнең «Батыр»ның язуларын карый башладым. «Холод» (нигә аны берәр татар сүзе белән атамаска икән) ААҖнең продукциясе. Ни күзем белән күрим – 6 төрле Е! Аның алдыннан гына алган Омск туңдырмасында бары бер генә Е иде. «Батыр»да иң куркыныч һәм тыелган буягыч Е124, зарарлылар рәтенә кертелгән стабилизаторлар Е471, Е412, Е466, Е407, антиоксидант Е322! «Шәһри Казан» да әлеге «Е»лар турында язып чыккан иде.
Турыдан-туры «Холод» технологларына, җитәкчеләренә сорау бирәсе килә: ни өчен безгә зарарлы туңдырма тәкъдим итәсез, моны бит әле күбрәк балалар ашый?! Сәбәбе нәрсәдә?
Дөньяда тиңе булмаган югары сыйфатлы шоколад, конфетларыбызның төргәкләрендә дә әлеге «Е»лар барлыкка килде. Билгеле булганча, хәзер Россиянең уникаль кондитер фабрикалары чит ил хуҗалары кулына күчеп бетте. Бәлки безнең «Холод»ның язмышы да шундыйлардандыр, кем белә? Минем белән риза булмаганнар, базар мөнәсәбәтләре кануннары шуны таләп итә, дип әйтерләр. Әгәр ул мөнәсәбәтләр кешегә, аның яшәешенә, тормышына каршы икән, аның нигә кирәге бар соң? Дөньяга бер генә тапкыр яшәргә килгән кешенең сәламәтлегенә, тормышына зарар китерергә беркемнең дә хакы юк!
Наҗия САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|