|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2020 Мәгариф
ОГО! ЕГЭ күчерелде, ОГЭ бөтенләй тапшырылмаячакБердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакыты күчерелде. Бу турыда бүген Россиянең Мәгариф министрлыгы хәбәр итте. Барысына да коронавирус белән килеп чыккан вәзгыять сәбәпче. Министр урынбасары Виктор Босюк әйтүенчә, бу тәкъдимне аларга сәламәтлек саклау органнары киңәш иткән. “Матбугат.ру”га шунысы да мәгълүм булды, имтиханны бары тик югары уку йортларына керергә ниятләгән укучылар гына тапшырачак. Калганнары исә тапшырмаска да хокуклы. Ул очракта рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан булмыйча, билгеләр ел буена алган "өчле", "дүртле" һәм "бишле"ләрдән чыгып исәпләнәчәк.
БДИ (ЕГЭ) имтиханының кайчан узачагын аерым хәбәр итәчәкләр.
Тугызынчы сыйныфларның ОГЭ имтиханы исә быел бөтенләй тапшырылмаячак.
--- |
Иң күп укылган
|