|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2020 Шоу-бизнес
«Җаным, Җанашым» - Салават Миңнеханов һәм Гүзәлия ӨР-ЯҢА җырларын тәкъдим иттеБүген 13 май көнне барлык социаль челтәрләрдә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең өр-яңа җырлары яңгырый – «Җаным, Җанашым». Әлеге трек “җәйге хит!” дип тәкъдим ителә. Җырның көен Айдар Тимербаев иҗат иткән, ә сүзләре Айдар Минһаҗевныкы. Бөтен җырчылар бүген вакытлыча тамашачысыз калганда, тормыш дәвам итә. Кемдер онлайн-концертлар бирә, кемдер яңа җырлар иҗат итә. Бүген концерт-тамашалар вакытлыча кичектерелеп торылганда татар җыры тагын да тансык, тагын да көтеп алынган. Шулай булгач, Салават һәм Гүзәлемнең җәйге хитын рәхим итеп тыңлагыз! Җырны Салаватның инстаграмдагы рәсми битеннән тулысы белән тыңларга була: https://www.instagram.com/salavat_minnikhanov/
Шулай ук, әлеге сылтама буенча тыңлый аласыз: https://band.link/fTiqz
|
Иң күп укылган
|