|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2020 Медицина
Уфада берәү COVID-19га шикле сабыеннан баш тартканБашкортстанның клиник перинаталь үзәгендә бер ай чамасы элек ана кеше үзенең яңа туган сабыеннан баш тарткан. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина әйтүенчә, туганнан соң дүртенче көнгә сабыйда коронавируска шик барлыкка килгән. Нарасыйдан коронавирус инфекциясенә чираттагы анализ алынган.
“2 майда алынган анализ нәтиҗәсе кире булды. Ялган-уңай анализ булу ихтималы зур. Яңа анализ алыначак”, – диләр министрлыкта.
Сабыйның хәле әле тотрыклы яхшы дип бәяләнә.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: newsmir.info
--- |
Иң күп укылган
|