|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2020 Фаҗига
Алты кешенең үлемендә гаепле табылдыТуймазы районының Тимер авылында теплицада чыккан янгынның сәбәпләре билгеле. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты кеше һәлак булган янгын факты буенча гаепләү крестьян хуҗалыгы директорына чыгарылган. Тикшерү күрсәткәнчә, "Терра" крестьян хуҗалыгы директоры складның икенче катын законсыз рәвештә теплица хуҗалыгының җиде хезмәткәре өчен торак бина итеп җиһазландырган. Ведомствода билгеләп үткәнчә, директор бинада электр челтәре авария режимында эшләвен һәм таләпләргә җавап бирмәвен белгән, әмма берни дә эшләмәгән. Исегезгә төшерәбез, янгын быел 9 майда булды, анда алты теплица хезмәткәре һәлак булды, бер ир исән кала алды, әмма ул пешүләр белән дәваханәгә озатылды. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.
Фото: mchsrb.ru
--- |
Иң күп укылган
|