|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2020 Мәдәният
"Нәүрүз" онлайн-форумына гаризалар кабул ителә2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга — VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы үтә. Пандемия белән бәйле чикләүләргә дә карамастан, Форум онлайн-форматта үтәчәк. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең театраль тормышындагы һәм, гомумән, дөнья театр җәмгыятендәге инновацион һәм тиңдәшсез проект булып, тарихка кереп калачак. Онлайн-форумда катнашу өчен гариза җибәрергә һәм 2020 елның 5 июненә кадәр сайтта http://b2b.kamalteatr.ru/ теркәлү узарга кирәк. Онлайн-конференцияләр режимындагы форумның катнашучылары өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, театраның әдәби һәм иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге буенча лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк. Фестиваль-форумның педагоглары Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.
Дәресләр төп 8 юнәлеш буенча үтә:
1. Театр педагогикасы. Артистның үзлегеннән роле өстендә эшләве
2. Актерлык сәнгате
3. Режиссерлык сәнгате
4. Сценография
5. Менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар
6. Курчак театры
7. Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге
8. Театрның иҗади-кую бүлеге эшчәнлеге
15-17 июньдә VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында «Вызовы разума» дип аталган театраль белемнең яңа киңлекләре хакында фәнни онлайн-конференция үтә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче театр педагоглары, экспертлар һәм практиклар пандемия шартларында педагогларның яңача эшләү ысуллары, тиз үзгәрүчән чынбарлыкта театраль белемнең үсеш үзенчәлекләре хакында фикер алышачаклар.
Цифровизация дәверендә иҗади белемнең киләчәге нинди? Цифрлы фикерләү спектакль кысаларындагы артистка, образлы фикерләү үсешенә, драматургиягә ничек тәэсир итә? Белем бирү ысуллары һәм профессиналь коралга ия булу шартлары ничек үзгәрә? Конференциядә катнашучылар шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләячәк.
Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT Бөтендөнья театраль треннинг институты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ITI), "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы. Конференция кураторы: профессор Юрий Альшиц (Германия). Конференция җитәкчесе һәм модераторы: Кристин Шмэлор (Германия). Конференциянең теле: англиз һәм рус.
Конференция хакында тулырак мәгълүматны биредә табырга мөмкин.
Докладчы яки тыңлаучы буларак теркәлергә теләсәгез әлеге сылтама аша үтегез.
Форумны оештыруга кагылышлы сораулар буенча телефон номеры: +7 916 507 60 04 һәм e-mail aliya.toporova@kamalteatr.ru Топорова Алия Равил кызы. Аккредитацияне түбәндәге элемтәләр буенча узарга мөмкин: pr@kamalteatr.ru, 89274464542 (Илшат Латыйпов).
Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.
--- |
Иң күп укылган
|