поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2020 Ана теле

Тел кануннарын – сөйләмебезгә. “Тукай сабаклары”. Ул - чагыштыру остасы

Игътибар итә барасыз микән, әле без барлап килгән сурәт чараларының күпчелеге төрле чагыштыруларга нигезләнгән. Образ тудыруда Г.Тукайга җиткән чагыштыру остасы бармы икән – алар эчтәлеге ягыннан фәлсәфи тирәнлеге, тормышчанлыгы, миллилеге белән, формасы ягыннан синтаксик мөмкинлекләрне чиксез кулланган төрлелеге белән аерылып тора.

Сабак алыр өчен бик кыйммәтле методик материал. Җентекләбрәк күз салыйк әле.
 
Башта гади чагыштыруларны барлыйк: Инде тамак артыннан йөрүче гавам халкы, буны күреп, җәмгыяте хәйриядән кыр кәҗәләре кебек өректеләр (71 б.); ... милләт балаларының үлгән күңеленә, саба җиле шикелле, рух өрәчәкләр (76 б.); Алар арасында, богдайлар арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде (274 б.).
   
Мәгънәгә һәм форма төрлелегенә диккать итә барыгыз әле, һәрхәлдә, мәсәлән,  гади генә кебек тоелган чагыштыруда да Тукайча көлү йә сатира ята: Ә җыласалар чынаяк кадәр күзләреннән дөге-дөге яшьләр тамарга тора (227 б.); Барсам, һәрвакытта җәмгыять була торган өстәлдә башына борчак чүмәләсе төсле ишелгән чалма, өстенә әллә ничә җиренә май тамган һәм Нух пәйгамбәр көймәсеннән төшеп калган чапан дип уйларлык бер чапан кигән, муенына да пычранып беткән ленталы бер медаль таккан бер мулла утырган. Бу мулланың сакалыны аклыгы һәм тәрбиясез ат ялы шикелле чорналып, чуалып бетүе, йөзенең бакыр шикелле кызыллыгы, тешләренең коелып беткәнлегеннән авызының чәп-чәп итеп торуы – кыскасы гына, һәр җире, һәр әгъзасы моның бик надан, бик затсыз бер татар мулласы икәнлеген үзеннән сорамыйча да белдереп, сөйләп торалар иде (79 б.); Ахун бу Коръән аятьләрен шулкадәр сындыра, шулкадәр изә иде ки, бөтенләй урмандагы куе корган агачлар арасыннан аю йөргән төсле иде, яки Коръән – ярма, хәзрәтнең тешләре – тегермән ташлары кеби иде (80 б.).
   
Чагыштыру чарасы, әлбәттә, сөйләм мотивларына бәйле булыр, әйтик, менә бу очракта анда юмор-сатира нияте чагылмыймыни: Шулай ук халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер (76 б.); Караңгы булды. Ут янды. Ләкин кыр зурлыгы номерда япа-ялгыз утырырга күңелсез (299 б.).
   
Фәнниерәк анализга килсәк, чагыштыру объектлары  ягыннан күпчелегендә предмет предмет белән чагыштырыла; Төс ягыннан чагыштыру;  Шушы кеше аңындагы гына күренеш, төшенчә белән чагыштыру: “Бу хикәяне ишеткәч, кучер минем күңелемдә бер Сәет Баттал кеби булып калды (“Кыйссаи Сәет Баттал” әсәре каһарманы). Кавказ тауларында “тотылмас” Залим ханны тотарга да шундый бер кучерны нукта күтәртеп җибәрү тиеш кеби күренде (289 б.); Хәрәкәт белән дә чагыштыру: Бу сүзләрдин соң мин, аларның сүзен җыкмас өчен. ошбу озын кыйссага хатимә итеп, түбәндәге бәетләрне борчак кеби тездем... (297 б.); Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем, такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде; Әхмәтҗан абзый Петербургтагы Печатный эшләрне карый торган министрга кар өстеннән җәяү, яланаяк җөгереп барачак. Шуның өчен Әхмәтҗан карт хәзердән үк, ихтималдан ихтираз өчен, читеген салган, ди. Үзе күлмәкчән, ди, пич башына менеп, аягын салындырып утырган, ди. Петербург шикелле җырак җиргә чапканда, корсак мишайт итмәсен дип, бабай пич башындагы тараканнар берлә бергә сохарилар гына кимерә, ди. Һәр ничек җиңеләймәкче була, ди. Күзләре Уральскига терәлгән ди. Тагы “Фикер”нең сүгүен көтә ди (86 б.).Чагыштырулар тезмәсе белән бөтен бер сурәт-сынландыру барлыкка килгән.
   
Инсан тар гына бер кисмәк эчендә вакытында тыштагы кеби йөгерү-сикерүләргә кодрәте килмәгәне шикелле, моның кеби тар бер заманда да ираэсе намөмкин булган (тормышка ашырылуы мөмкин булмаган) эшләрне фәкать хыялламактан башкага хәле килмидер, безнең мәкянга (урын, җир, дәрәҗә) ихтыяҗымыз заманга ихтыяҗымыз иләбер дәрәҗә икәне мәгълүмдер (102 б.).
   
Г.Тукайның чагыштыру осталыгын өйрәнгәндә бу сәнгати-әдәби-лингвистик категория турында тирәнрәк уйларга биреләсең. Мәсәлән, чагыштыруның хосусый һәм  иҗтимагый төрләрен аерып анализлау мөмкинлеге булуы турында. Хосусый: Читтән безне (М.Гафури белән сөйләшеп утырганын) караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде (304 б.); Шушы яссылыкта  иҗтимагый чагыштыруларны күзәтик:  Бер компоненты гади,  икенчесе иҗтимагый чагыштырулар: “Тәрҗеман” гәзитәсе, ялгыз чапканда, үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күбебезгә һаман алда төсле тоела иде (81 б.); “...Хәзер мәйданга “Таң йолдызы”, “Вакыт”, “Фикер” шикелле тагы да йөгерек атлар төште (81 б.); Тычканны мәченең бер иркенгә җибәргән булып, тагы барып басканы кеби, бюрократия дә Думада чын хөррият сөючеләрне, сөйләткән булып, сөйләп бетерер-бетермәс шып иттереп басып аладыр (125 б.).
   
Ике компоненты да иҗтимагый чагыштырулар:
   
“Тәрҗеман” гәзитәсе, гыйльме кәлям берлә, кирәкмәгән “могътәзилә ля әдрияләрне” рәд кыйлучы (Урта гасыр Көнчыгыш галимнәре арасында барлыкка килгән философик алым – кеше акылы һичбер нәрсәгә төшенә алмый) татар шәкертләре төсле, һаман 25 елдан бирле “Новое время” белән кычкырышып ятты (81 б.); Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганга – махорка чорнап тарткан төсле генә, Тәрҗеман”ны укыдык һәм ихлас багъладык (81 б.); “Тәрҗеман” иясе нәрсә язса да, ни чыгарса да, һәр заман мөштәриләренең кәефен карап, байларның тарелкәсен ялап, шул байларның самавыр куючы малайлары булган мулла вә ахуннарның гаебен яшереп азапланды. Тагы дөрестрәге: кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы булды (82 б.).
 
Чагыштыруның бер компоненты (ягы) мәгълүм бер шәхес йә автор үзе (Мин дә Петербурга бардым, дегет чиләге дә!”) (309 б.), ә икенче ягы аның бер сыйфаты (гадәттә автор тәнкыйть итәргә, көләргә алынган сыйфаты) күпертеп бирелә:  “Гаҗәп талантлар (стигъдаде фәүкылгадә)” (гадәттән тыш сәләт, булдыклылык) дигән язмадан: Һади Максудиның – бик матур мәузүгъ (тема)лардан бик тозсыз мәкаләләр язарга;
   Рәшит казыйның – үз-үзен мактарга;
   Татар хатынының – кеше арасын бутарга һәм битен акшарга буярга; татар малаеның – егетлек дип, исереп ятарга;
   Татар мөхәрриренең – фәлсәфә сатарга; һ.б. (159 б.).
   Чагыштыру алымында тасвирлауны Тукай үзенә бер система булдырып та куллана. Мәсәлән “Кеше – хайваннар” дигән язма шул алымга корылган: Үрдәк – чапан эчендә симергән бай хатыныдыр. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер; Мәче башлы ябалак – татар суфи вә хафизыдыр. Үзенең ризыгын караңгыда гына табар;
   
Димәк ки, монда бер компонент гади предмет, икенчесе иҗтимагый  шәхес, күренеш, вакыйга һ.б. Күке – “Кәримев-Хөсәенев ширкәтедер. Үзе оя ясамыйча, йомыркасын кеше оясына гына салыр; Төя кошы – Чыгътай хәзрәтләредер. Искеләр алдында: “Әттаибе минәз-зәнби – мин”, дияр. Башкалар алдында: “Ул болай гына”, дияр; Песи – тәнкыйтчеләремездер. Алар матбугат вә әдәбиятымызга зарарлы идән асты хайваннарына сәясәт күрсәтерләр (161 б.).
   
Ике күренеш (документаль) чагыштырыла: Ярминкә белән рамазан арасында аерма шул гына: берсе – бай һәм куписларныкы, икенчесе – кариләр (Коръәнне яттан укучылар), шәкертләр вә барча пуркиләрнеке (шәкертне мыскыллау жаргоны) (176 б.).
   
Уңай максатта чагыштырулары да аз түгел: “Әнә “Вакыт” мөхәррире Фатих әфәнде Төркиядәге вакыйга вә хәбәрләрне, гүя тере җанварлар тоткан кеби, җанлы итеп Кара диңгез аркылы йөздереп җибәргән диярлек фельетоннар яза (250 б.); “Ярабби! Монда да мине кыш көне очырмага элгән каз кеби катыралар!” – фикерләренә киттем (286 б.). Залына кеше керми. Анда музыка куйганнар. Бөтенләй мужик урыслары күпер суккан кебек уйный (286 б.); Монда миңа кечкенә генә, нараттан салган сандык шикелле җыйнак, матур бер өй бирделәр (286 б.). Шунысы кызык: бу чагыштыру – “Мич башы кыйссасы” язмасыннан. Шул ук чагыштыру Гыйлметдин Шәрәфкә язган хатта да бар: “Ниһаять,авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй – үземнеке (337 б.); Бизгәк, мин иртәге чәйне эчеп бетерер алдыннан (сәгать беренче яртыда), көтелгән кадерле кунак шикелле, миңа рәхмәт итеп, тәнемдә күпме тамыр бар исә, һәммәсен селкетеп, мине хәрәкәттәге поезд шикелле итә иде (285 б.); Апрельнең әүвәл ягыннан, Коръәннән чыгалмый җөдәгән малай кеби, мин дә үтәалмыйм. Малай хәлфәсе сизмәгәндә, сабагын “сикерткән” кеби, мин дә күп йоклап карыйм (305 б.).
   
Чагыштыруның төзелеше (композициясе)нең төрле булуы, ягъни калыплашу-штамптан качу да  – иҗат табышы була ала. “Словарьдан фал ачу” язмасында Тукай чагыштыруның бер компоненты итеп конкрет шәхесне ала да шуны тасвирлау өчен (бу очракта тәнкыйди, көлеп тасвирлау өчен) сүзлектән бөтен бер гыйбарә сайлап ала: Исмәгыйль Гаспринский: “Хәзердә Кырым татарлары каршында мәкъбүл (кабул ителгән) озын вә биек папаха” дигән сүзгә күзем төште. Бунысына бераз ышана төштем. “Булса булыр шул, зур кеше бит, андагы татарларның башларына менеп утыргандыр”, дидем.
   
Фатих Кәрими хакында ачтым: “Бер сәүдә фирмасының вәкиле” дигән сүзгә очрадым. Башта бераз ышанмаска да ният кыйлган идем, соңыннан, аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки нәширләр әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем (146–147 б.).
   
Әлеге мисалларда эчтәлек авторның тасвирлы комментарийлары белән тулыландырылган. Ә менә болары кыска гына: З.Бәшири хакында: “Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе (төре) (147 б.); Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем: “Интеллегентный монах”, ягъни зыялы монах дигән сүз чыкты (147 б.).
   
Композиция төрләнсен өчен Тукай төрледән-төрле әдәби-стилистик-лингвистик чаралар куллана. Мәсәлән, оксюморон кулланып чагыштыру формасы – үзенчәлекле тасвир чарасы бит!
   
...Аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер (132 б.); Гротеск рәвешенә җиткән чагыштыру: Ярабби, авызыгыз, Сибгатуллин авызы төсле, бияләй кадәр булсын да бугазыгыз киез итек балтыры кадәр калынайсын! Ул гына җитмәсә, Мәкәрҗәнең “Фоли Берҗер” вә “Германия” шамшамиткәләре арасында исерек әтәч кеби кычкырып һәм биеп йөрегез (172 б.).
   
Иҗтимагый чагыштыру әсәрнең нигезе, бөтен бер сюжет сызыгы  була ала. Мулла вә хәзрәтләрчә: Дөнья бер шурпалы бәлештер ки, диңгезләр шул бәлешнең шурпасыдырлар. Төбендәге балыклар исә бәлешнең ит, дөге вә җимешләредер. Кояш илә ай байлар тарафыннан аларга сузылган һәм тиздән биреләчәк берәр тәңкәлек көмеш акчалардыр (136 б.).
   “Төрлечә дөнья тану” дигән  язма шушындый  чагыштыруга нигезләнгән алты парчадан тора. Менә янә берсе. Цензорларча:   Дөнья зур бер язма китаптыр ки, кояш илә ай шуның ярамаслык җирләрен карап торалар (Ашмарин) (137 б.).
   “Лөгатьләр” исеме астында тупланган сүзлек тә шушы төрдә. Тик анда бер компонент иҗтимагый мәгънәле лексик берәмлек – бер сүз: Мәсҗед – муллаларның өч ишекле кибете;  Мәдрәсә – хатынсыз яшьләрнең кыш уздыру өчен җыелып ята торган фатирларыдыр; Гласный – мәгълүм бер көндә, билгеләнгән бер сәгатьтә шәһәр Думасы залына җыелып, руслар сөйләгәнне тыңлап яки алар сөйләгәндә йоклап утырып, руслар эшләгәнгә пичәт басып утыручы Казан татарлары; Бүрек – карга оясы.
   Төрле темага, төрле сәяси юнәлешкә караган 29 сүзгә чагыштырма-аңлатма бирелә. Әлбәттә, көлке-юмор максатында, шул чаралар белән (138–139 б.). Аларны автор афоризм-гыйбарәләре дип тә атарга була. Чын мәгънәсендә шәхси иҗат җимешләре-табышлары.
   
Янә бер төрле чагыштыру – “Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк” дигән үзенчәлекле әсәрдә “Бер кешенең ике угылы бар иде” дип башланган ун чагыштыру бирелә. Анда ике шәхес йә күренеш (газет, журнал) чагыштырыла. “Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе ишетмәгән-күрмәгән эшләрен ялганлап язмый иде. Икенчесе Рәшит казый иде”; Яисә: Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе кешелектән чыккан хулиган иде. Икенчесе дә милләтен вә динен саткан уфалы бер имам иде (213 б.).
   “Хәзер җиләк-җимеш вакыты” дигән язмада (карбыз, кавын, чөгендер, бәрәңге, кабакъ, кәбестә, арыш, богъдай, солы, арпа башлары, торма, сарымсак, миләш, шомырт, борчак, җир җиләге, кура җиләге, суган, шалкан, кызыл вә кара карлыган мәгълүм бер иҗтимагый халәт белән чагыштырыла. Мәсәлән, борчак – маклерның авыз капчыгыннан бертуктамый коела торган орлык (241 б.).
   
Халәтне чагыштыру да үзенчәлекле: Бу журнал кич караватта ятып укыганда, йокыга китәр өчен валериановый тамчылардан да файдалырак, чөнки ул дөньяның гаҗаеб вә гараибатын (гаҗәп хәлләр һәм кызыклар) яза (247 б.).  ...Керән телле кеше... (246 б.) просто күк журнал (“Синий журнал”), күк күгәрчен кеби, атнага бер мәртәбә оядан очып чыга да вәссәлам! (246 б.).
   
Чагыштыру әсәрнең композицион төзелешен тәэмин итә: “Юбилей мөнәсәбәте белән” (Романовлар нәселе юбилее) дигән язмада шушындый кисәкләр аерылып тора: Менә бу хәл инде (юбилей дип бакалея кибете ачу кебек бик гадәти вакыйга) черки очуы була. Бу хәл инде узган юбилейнең кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдим итүе кеби аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау (төшенмәү), бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде... Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде (257 б.).
   
Талант каләме ярдәмендә образлы гыйбарә, чагыштырулар бөтен бер сурәткә, сынландыруга әверелә, дидек: Казан хәзрәтләре иске-иске заманнан калган бер арыш кибәне астында тыныч кына, зәхмәтсез генә, өеп, хәзерләп куйган арышны ашап ята торган тычканнар иделәр (22 б.); Затән (асылда) безнең ашын ашаган, яшен яшәгән картларымызны, корыган агачтан дуга ясарга мөмкин булмаган кеби, тугъры юлга күндерүе мөшкилдер (171 б.); Кибән сүтүчеләрнең яннарында мачылары да бар иде. Бу мачылар мондый зарарлы мәхлукларны күргәч, чыдамадылар: җәядән аткан ук шикелле атылдылар. Тычканнарны бик искедән бирле кыйлган гөнаһлары өчен рәнҗетә, кычкырта башладылар.... (22 б.); Әлбәттә, бу троплар эчтәлеге ягыннан очраклы  өстәмәләр түгел, ә эчтәлеккә, ягъни сөйләм ниятенә муафыйк килгән, сайлап-үлчәп алынган, иҗат җимеше саналырга хаклы берәмлекләр.
   
Менә бу очракта юмор-сатира максаты тоемлана:   Мәсҗедтә ишаннар гына халык күрмәгән арада күзләренә төкерек сөртеп җылыйлар, әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр (77 б.); Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез (103 б.). Көлдерү максатында китерелгән чагыштырулар төрле чыганаклардан (Насретдин, алогизм һ.б.) файдалана. Г.Тукайда алар бихисап: Әгәр безнең мәктәпләр вә мәдрәсәләремез хәзер булмыйча, кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр (103 б.); Тукта әле, без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк (103 б.);   Янә бер тәэсирле сурәт:  “Фикер”дә правительствога каршы ачы-ачы сүзләр булган шикелле, бик залим мөтәгассыйб (берәр эшкә нык бирелгән кеше, патриот) татарларның да күзләрен бәйләп, ике якларына икешәр ялангач кылычлы җәллад куеп иман яңарттырылды (104б.); Корбан бәйрәме җитеп, ул да үтте. Мин һаман бизгәкне, ул килде исә аспирин таягы белән кыйныйм. Димәк, бизгәк тә аспирин, бизгәк тә аспирин! (286 б.). 
   
Еш очракта Тукайда сурәт гадәти образдан үзгәрәк була, башлыча – ул гротеск: “Таң”чыларның баш мөхәррире Гаяз әфәнде шагыйрьдер. Шагыйрьләрнең “мин ни өчен балык түгел икән, йөзәр идем”, мин ни өчен “козгын түгел икән, очар идем” дип шагыйранә әйткән сүзенә карап, “Надан шәкерт” әфәнде җилкәсенә мунча себеркеләре бәйләп очарга башлаган икән. Көш! Көш! Көш! (104 б.);  Шундин соң биш-ун минут үтмәде, ни күзем берлә күрим һәм ничек кенә языйм: халык арасында, колаклары чабата чаклы булыр, бик зур бер ишәк килеп керде, имеш  (Төш күрүне сөйләү чаралары үзенчә) (105 б.);  Быел ул әфәнде дин саклау исеменнән үзенең тиреләре илә корсагын сакларга халыкны чакырса да, халык сарык тиресе ябынып килгән бүрене таныдылар (108 б.); Дума хөкүмәттән халык файдасын яхшылык берлә сорар иде, бу янә дә дошманга: “Абзый! пычагыңны бир әле, мин сине...”– дигән шикелле буладыр (126 б.); Менә депутатлар арасына шул җүләремез утырган. Менә Марков Икенче килеп, аның корсагына таяк төртә. Җүләр таякка ырылдап маташкан гафләттән (гамьсезлек) истифадә итеп (файдалану), Замысловский җүләр башына, кәгазь капчыктан җыртып, клоун бүрке киертә. Пуришкевич әкрен генә җүләрнең сюртук артына җептән койрык тагып маташа (244 б.); Иртә белән торгач, иптәшем белән кичә кичке хәйләбездән (ресторанга кертмәгәч, бер-берсенең киемен алыштырып керергә маташалар) шундый көлештек ки, хәтта “Болгар” стенасындагы тараканнар, көлкедән эчләре катып, идәнгә шап-шап егылып төшәләр иде (301 б.); Конкага җигелгән атлар җан авырттырырлык кызганыч вә теге сакаллы сабыйлар тарафыннан мәзлум тоелалар иде. Бу бөтенләй чебенгә сука җигү булып күренә иде (301 б.).
   
Күргәнебезчә, вакыт-вакыт троп, телбизәк үзгә бер  композицияле, хәтта  сюжетлы әсәрнең нигезен тәшкил итә. Шуның белән сурәт көчәя:
   – “Уклар” журналына язылырга “кодалап” биргән игълан: “Һәркем үзенең сүрәтен көзгедә күргән шикелле күрәсе килсә, бу журналга карасын. Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәсен өчен көзгене атып бәрмәсен (69 б.).
                                                           Илдар Низамов,
                                                   филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»