поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.05.2020 Авыл

Авылның байлыгы көтүеннән күренә: көтүченең хезмәт хакы арткан, ә маллар саны артканмы?

Авылларда малкайлар көтүгә чыга башлады. Көтү чыгу – авыл тормышын, аның салмак кына үз көенә аккан ритмын үзгәртә торган зур вакыйга инде ул. Хайваннар, кыш буе сарайларда ятканнан соң иркен болыннарга чыгып, тәмле яшел үлән белән сыйлана. Кичен халык авыл тутырып, мөгри-мөгри кайткан сыерларын каршы алгач, һавага үзгә бер хуш ис тарала… Авылларда көтүгә чыга торган маллар саны кимемәгәнме? Көтүче табу авырмы? «ВТ» хәбәрчесе шул хакта белеште.

Көтүченең хезмәт хакы арта
 
Быел яз иртәрәк килгәч, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында сыерларны көтүгә апрель ахырларында ук чыгардылар, ләкин күпчелек районнарда малкайларны болынга май ахырында гына куачаклар әле. Моның бер уңай ягы бар: көтүлектәге печән-үләннәр шактый күтәрелеп өлгерә. Көтүне элек-электән үк чират буенча көтүчеләр дә, көтүче яллаучылар да бар.
 
Мәсәлән, Азнакай районының Беренче Май авылында малларны соңгы елларда ялланган көтүче көтә иде. Быел, кеше булмау сәбәпле, халык чиратлап көтәргә дип сөйләшкән.
 
– Көтү апрель ахырында чыкты. Маллар аз түгел бездә. Авылыбыз кечкенә генә булса да, көтүгә 80ләп хайван чыга. Сарыклар да шул ук көтүгә йөри. Моннан тыш, фермер үз сыерларын үзе көтә. Халык исә чиратлап чыгарга сөйләште. Бер сыерга бер көн көтәргә кирәк булачак. Унар көн көтүчеләр дә бар. Үгезен көтүгә куган кешенең өч көн көтү чираты чигерелә, – ди авыл халкы.
 
Районнар көтүне чыгару вакыты белән дә шактый аерыла. Азнакайлылар сыерларын болынга апрель ахырында ук куса, күпчелек районнардагы авыллар кичә-бүген яки май ахырында гына чыгара. Кызыксынып китеп, Башкортстанга да шалтыратып алдык. Шаран районының Көчек авылында, мәсәлән, көтү
5 апрельдә үк чыккан икән.
 
– Бездә ел да иртә чыга көтү. Чиратлап көтәбез. Көтәр кешең булса, аның бер авырлыгы да юк бит, – ди Рәйхана Хафизова. – Маллар да аз түгел бездә. Җидешәр-сигезәр көн көткән кешеләр дә бар. Яздан көзгә кадәр ике-өч тапкыр туры килә. Аңа гына түзәбез инде.
 
Әгерҗе районының Яңавыл авылында да көтүне май азагында чыгармакчы булалар.
 
– Бездә һәр хуҗалык үзе көтә. Йортта ничә баш мал булса, хуҗа кеше шуның кадәрле көн көтәргә тиеш була. Маллар саны елдан-ел кими. Быел да 30лап кына сыер чыгачак, – ди Рима Даутова.
 
Шушы ук районның Тирсә авылында көтүче яллаячаклар. Монда көтү 20 майда чыгачак. Узган ел мал башыннан 900 сум хезмәт хакы түләгән булсалар, быел
1 меңгә килешкәннәр.
 
– Бездә көтүгә 90 сыер чыга. Ел саен бер үк кеше көтә. Үзебезнең авылныкы. Тырыш егет. Үз эшен яхшы башкара. Авыл халкы канәгать үзеннән, – ди Галя Таюшева.
 
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында да көтү май ахырында гына чыгачак икән. Монда көтүче ялламакчы булалар. Авылда берәр кеше ала көтүне. Узган ел мал башыннан 700 сум түләгән булсалар, быел көтүченең хезмәт хакы арткан. 1 мең сум булыр, дип тора Зур Сәрдек авылы халкы. Моңа өстәп, иртән көтүчеләргә ашарга иртәнге аш биреп җибәрәләр. Төшке ашны көтү урынына барып ашаталар. Көтү кайткач, көтүчеләр кич үзләре өйгә кереп ашап чыгалар.
 
– Көтүче хезмәте җиңел түгел. Кеше табу да авыр. Риза булганына шөкер итеп, акчасын да түләүдән баш тартмыйбыз анысы, – ди авыл халкы.
 
Кайбыч районының Кошман авылында көтү бу атнада гына чыккан әле. Биредә дә чиратлап көтәләр. Соңгы елларда, терлекләрдә лейкоз авырулары күп булу сәбәпле, сыерлар шактый кимегән икән.
 
– Авылыбызны елга бүлеп тора. Шуңа күрә бездә элек-электән үк ике көтү чыга иде. Бүген бер як көтүе генә чыкты әле. Кече Кошманда чыкмыйча тора, чөнки лейкоз белән авыручы маллар артып китте. Бездә мөгезле эре терлек саны бер дәрәҗәдә тора. 400 баштан артык алар. Соңгы елларда ат асраучылар күбәйде, сыерлар кимеде. Фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да күбрәк ат асрый башлады. 108 баш сыер иде, хәзерге вакытта 82 генә. Сәбәбе – лейкоз. Авыру малларын тапшырган очракта, кайбер кешеләр яңаны алырга теләми. Теләкләре булганнарга, авыру сыерны тапшырып, башканы алган вакытта дәүләттән ярдәм алып булганлыгын аңлатабыз үзе, – ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.
 
Чү, борыныңны ток сукмасын!
 
Көтүче булмау сәбәпле, соңгы елларда күп кенә районнарда сыерларны электр-көтүче көтә башлады. Мәсәлән, Мамадыш, Саба, Баулы районнарында бу ысулдан күптәннән файдаланыла инде. Әлеге яңалык Биектау, Зәй авылларына да килеп җиткән.
 
Зәй районы Аксар авыл җирлегенә кергән авылларда көтү май ахырында чыгачак. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов әйтүенчә, алар быел да, узган елгы кебек үк, электр-көтүчедән файдаланмакчылар.
 
– Көтүгә чыгу буенча чәршәмбе көнне генә җыелыш уздырдык. Быел да без электр-көтүчедән файдаланмакчы булабыз. Беренче көнне күз-колак булырга дүрт хуҗалык чыга да, калган көннәрдә чират мал санына карап билгеләнеләчәк, – ди ул.
 
Аның сүзләренә караганда, районда электр-көтүчедән файдаланучылар елдан-ел арта. Фермерлар да акрынлап шуңа күчеп бара икән.
 
– Безнең авыл җирлегендә мини- фермалары булган кешеләр дә шуннан файдалана хәзер. Ул уңайлы инде. Контроль кирәкми диярлек. Сыерлар тимерчыбыкка аз гына кагылса да, борыннарын ток сугып ала. Башка чыгарга талпынмыйлар да. Күз-колак кына булып торырга кирәк. Көнозын көтүдә ятарга туры килми. Көтүче дә эзләп җәфаланасы түгел. Күпмедер вакыттан соң урынын гына күчереп куярга кирәк булачак. Сулы урын булса, тагын да яхшы. Саба районында 1980 нче елларда ук бу ысулдан файдаланалар иде инде, – ди Юрий Гыйльманов.
 
Электр-көтүчене сыерлары булган халык акча җыешып сатып ала.
 
Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә көтү чыкмаган әле. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, әлегә җыелыш та узмаган.
 
– Маллар бездә күп түгел. Үзебезнең авылда 35ләп тирәсе. Тулы бер авыл җирлегендә 42 генә. Бездә көтүче көтәчәк. Төрекмәнстаннан кайткан егет ул. Узган ел бер сыерга 1 мең сум алган иде. Быел да шулай калсын иде, дип тели халык. Җыелышларын да уздырып булмый бит әле. Онлайн гына хәл итәсе булырмы инде? Үгезен чыгарган кешегә халык бер сезонга 800 сум түли торган иде. Быел да шулай калыр, ахрысы, – ди ул.
 
Күрше авылларда исә электр-көтүче куялар икән.
 
– Битаман авылында өч ел инде электр-көтүче куялар. Безнекеләр көтүче булганда аны куярга кызыкмыйлар әле, – ди Зөһрә Гарифуллина.
 
Зөһрә Садыйкова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»