|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2020 Җәмгыять
Теләче районында 13 яшьлек кызны көтмәгәндә паралич суккан - авыр хәлдәТеләчедә яшәүче Кадыйровлар гаиләсенә көтмәгәндә бәла килгән. 13 яшьлек кызлары Алсуның уң як гәүдәсе параличланган. Бүген ул авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Кызның бертуган абыйсы Рашат белән без элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, Алсуның бер-ике көн температурасы булган, әмма алар моны үтәр, бер кизү генә дип уйлаган. Тик авыруы 4 май көнне кисәк көчәйгән һәм тәмам аяктан егылган, бер як гәүдәсе параличланган.
Шунда ук район хастаханәсенә озатканнар. Аннан Казанга алып киткәннәр. Анализлар алдылар, тикшерәләр, әлегә диагнозын белмибез, ди Рашат. Кызга кыйммәтле уколлар алырга туры килә. Бер уколның бәясе 18 мең сум ди. Алсу аңына килгән, барысын да аңлый, әмма сөйләшә алмый, ди абыйсы.
Сүз уңаеннан, Кадыйровлар гаиләсендә өч бала. Ике олы уллары студентлар. Изге рамазан аенда әлеге гаиләгә ярдәм итсәк иде.
Төп фото: pixabay.com
Дилбәр Гарифуллина |
Иң күп укылган
|