|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2020 Шоу-бизнес
Җырчы Дилия Әхмәтшинаның югалган әтисе вафатДилия Әхмәтшина инстаграмда әтисенең вафат булуы турында хәбәр итә. «Әтием, урының оҗмахта булсын» - дип язган җырчы. Ул әтисе истәлегенә "Умырзая" җырын башкара. Исегезгә төшерәбез, ел башында җырчы Дилия Әхмәтшинаның әтисе югалуы билгеле булган иде. Ижауда яшәүче Фәрит Әхмәтшинны соңгы тапкыр 17 гыйнвар кичендә күргәннәр. Эзләүгә полиция тикшерү төркеме һәм влонтерлар да кушылган, дип язган идек "Матбугат.ру"да. "Әти бернигә дә карамастан бирешмәскә өйрәтте. Ә тагын шатланырга, хыялланырга, туган телеңне һәм мәдәниятеңне яратырга, үз тамырларыңны яратырга, җырларга, зирәк һәм эш сөючән булырга чакырды! Меңнәрчә кеше ярдәм кулы сузды - сезгә рәхмәтемне белдерәм", - дип уртаклашкан иде ул вакытта Дилия Әхмәтшина.
--- |
Иң күп укылган
|