поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.05.2020 Хәйрия

Өлгерәсе иде: 5 яшьлек Адилә Шәфыйковага ярдәм кирәк - аның үз "Җиңү көне" булса иде

Арчада яшәүче 5 яшьлек Адилә Шәфыйковага ярдәм кирәк. Сабыйда тумыштан сирәк очрый торган авыру. Аның каны куера һәм тамырларында тромб барлыкка килә. Кечкенә генә Адилә зурларга тиешле күләмдә кан сыеклата торган дару эчеп тора.

– Йөкле вакытта бернинди кыенлык та булмады. Кызым туды дип сөенергә дә өлгермәдек, безгә аның авыру икәнен җиткерделәр, – ди әнисе Лилия. – Тамырлар киңрәк формалашкан, алардагы кан әкрен йөри. Шуның аркасында йөрәккә авырлык килә.
 
Сабыйны Мәскәү табиблары да тикшерә. Лилия анда бик өметләнеп бара. Янәсе, берәр җылы сүз ишетмәсме? Тик булмый – алар да шул ук диагнозны кабатлый.
 
Адиләгә ике яшь чагында авыру тагын да көчәя. Бала муенын да бора алмыйча елый башлый. Тизрәк хастаханәгә салалар. Баксаң, муенында кан куерып, тромб барлыкка килгән икән. Сабыйны төрле дарулар һәм уколлар белән дәвалый башлыйлар. 2018 елда чит ил клиникасындагы бер табиб баланы дәваларга риза икәнен әйтә.
 
– Безгә чит илгә барып дәваланып кайтырга насыйп булды. Табиблар муенындагы һәм аякларындагы тамырларны чистарттылар. Муенына титан пластинкалар куярга туры килде. Шулай итеп, сабыемның гомерен озайттылар. Тик кан куерудан туктамый. Гел тромблар барлыкка килә. Өстәвенә кызымның бер аягы икенчесеннән кыскарак. Аны дәваларга кирәк, – ди
 
Лилия. – Йөзәргә йөртү, махсус киемнәр һәм ортопедик аяк киемнәре бушка бирелергә тиеш булса да, без боларны сатып алабыз. Авыру тагын да таралып китмәсен өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Кызымның аяклары ныгысын өчен йөзүгә дә, гимнастика, биюгә дә йөртәбез. Адилә җырларга да ярата. Вокал буенча күп кенә бәйгеләрдә катнашып, 1, 2 нче урыннар яуладык.
 
Коронавируска бәйле хәлләр алар гаиләсенә дә кагылган. Ел башыннан чит ил клиникасына барып ятасылары булса да, бу кичектерелгән. Хәзер сабый көчле дарулар эчеп кенә тора. Әнисе әйтүенчә, кайчак аның күләмен дә арттырырга туры килә икән.
 
– Тагын кан тамырларын чистартырга кирәк. Без өлгерә алмыйбыз, кан куерып тора. Анализ биреп караган идек, тромбоцитлары тагын арткан. Бар өметебез – чит ил табибларында. Әмма анда барыр өчен бик күп акча кирәк, – ди Лилия. – Мәрхәмәтле кешеләрдән көн саен күпмедер акча килә. Без аларга бик рәхмәтле. Тик әле җыясы сумма зур. Тагын 2 миллион сумга якын акча кирәк. Шуңа да без газета укучылардан да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әнисе Лилия Илдар кызы исемендәге Саклык банкы картасы: 4817 7600 2122 1670.
Ак Барс банкы картасы: 4244 3695 1810 5744.
Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 8 9274 053 05

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»