|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2020 Әдәбият
Язучы Шаһинур Мостафин орден белән бүләкләнде!Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген – 8 майда күренекле язучы Шаһинур Мостафинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Язучы дәрәҗәле бүләккә күпъеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте, Бөек Ватан сушышында катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре турында хәтерне саклауга керткән зур өлеше өчен лаек булды. Язучының казанышлары:
Шаһинур Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Кукмара районы газетасының беренче редакторы — гвардияче каһарман Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия (1986), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) белән билгеләп үтелде. Аңа шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде (1999). 2003 елда Шаһинур Мостафин, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды. Шаһинур Мостафин — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
--- |
Иң күп укылган
|