поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.07.2010 Авыл

“ЗАРЛАНЫП, КУЛ КУШЫРЫП УТЫРЫР ЧАК ТҮГЕЛ”

Быел адәм балалары гына түгел, барча табигать озакка сузылган җәйге эсселек сынавында. Кешеләр әле ничек тә җаен табарга тырыша, күпчелек бу челләдән качып, су буенда ята, күләгәгә поса яки җилләткечләр куелган фатирыннан ерак китмәскә тырыша. Сусаганны басу өчен эчемлекләр дә алай ук проблема түгел.

Ә менә кышкы үзәк өзгеч салкыннарда да шул ук туннан йөргән кошлар һәм хайваннарны, ничә айлар буе бер тамчы суга сусаудан кибеп корый башлаган агачларны, болын-кырлардагы үсемлекләрне күреп йөрәк елый. Җир өсте яргаланып беткән, басуларда куш уч сыярлык ярыклар хасил булган. Бу яраны нинди яңгырлар гына төзәтә алыр икән?! Ачык урыннардагы үсемлекләрнең сабагы гына түгел, хәтта тамырлары көеп бетте, урманнар да сула башлады. Җәй уртасында маллар көтүдән ач кайта, җыяр ризыкларын кояш куырган. Халык пошаманда. Бүген аны бары тик бер проблема борчый – ничек тә кышка мал азыгы запасы туплап, терлекләрнең баш санын саклап калырга, киләсе ел уңышын исә акыллы, төптән уйлап кайгыртырга кирәк. Бер хата җибәрү дә күпме чыгымны суга салачак. Тагын берничә атна шундый һава торышы сакланганда киләсе ел ризыгына да өметләнү икеле булачак.

 

Республикабызда гадәттән тыш хәл игълан ителсә дә, алдан төпле фикер йөртеп, эшне нәтиҗәле оештырып, корылыктан чыгу юлларын тапкан, терлек азыгын башка районнарга караганда шактый артык әзерләгән җирлекләр дә бар. Ният көчле булганда, эшне даими җиренә җиткереп эшләгәндә, сыныкка сылтау итми, терлек азыгы муллыгына ирешеп була. Апас – шундый җирлекләрнең берсе. Без бу мәсьәләдә тәҗрибәле белгеч буларак, 35 ел стажлы, шуның 25 елын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы булып хезмәт куйган, Татарстанның атказанган агрономы Мансур Габдрахман улы БӘШИРОВ белән әңгәмә кордык.

 

– Мансур әфәнде, Сез 35 ел дәвамында авыл хуҗалыгында авыр йөкне төптән җигелеп тартучы буларак, мондый эсселекнең булганын хәтерлисезме?

 

– Күңелемдә 1981 ел уелып калган. Ул елны да корылык сәбәпле уңыш түбән булды. Кибәкнең бер бөртеген дә әрәм итми фуражга салдык. Ул гына да түгел, белгеч булсам да, республикадан чит төбәкләргә барып, 2 ай буе салам әзерләп йөрдем.

 

Әмма быелгы эсселек күпкә көчлерәк. Безнең якта халык соңгы ике елда мал асрауның тәмен тоя башлаган гына иде. Шәхси хуҗалыклардан сөтне сатып алу 5 сумнан 10 сумга күтәрелгәч, сыер асрауны хуп күрәләр, чөнки авыл кешесе утка, газга һәм башкасына түләүдә, бала укытуда шул хисапка көн күрә. Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу өчен көрәшәбез. Әгәр корылыкны сәбәп итеп, мондый хатага юл куябыз икән, яңадан бу халәткә кайту өчен еллар кирәк булачак.

 

– Ә терлек азыгы муллыгына ничек ирешәсез?

 

– Алдан күрүчәнлек белән эшне дөрес оештырырга, вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Бүгенгә (20 июльгә) районда 8 мең тонна печән хәстәрләдек, 27 мең тонна сенаж салдык. Район оешмалары, шәхси хуҗалыклар көче белән 1200 тонна яфрак-печән әзерләдек. Безне бу саннар гына канәгатьләндерми. Әмма эсселек вакытны көннән-көн чикли, тагын атна-ун көн шулай дәвам итсә, базга салам тутырудан әллә ни файда юк. Шуңа әле бүген дә яшел масса туплауда көннең һәр минуты кадерле.

 

Әмма бөтенләй уфтанырга да иртәрәк. 6700 гектар мәйданга чәчелгән кукурузыбыз бар, уңышы алдагы елларга җитә алмаса да, аңа зур өмет баглыйбыз. Кырларда бар куәтенә игеннәрне җыеп алу эше башланды. Булган кадәр саламны әрәм итмичә, пресслап, ферма тирәсенә кайтара барабыз, читкә салам эзләп чыгарга исәп тотмыйбыз. Яңасын янга калдырып, иске саламны кукуруз белән катнаштырып силоска салачакбыз.

 

– Яфрак-печән әзерләү тәҗрибәгезне уртаклашмассызмы?

 

– Бу мәсьәләдә барлык оешмаларга һәм шәхси хуҗалыклардагы гаиләләргә район башлыгы тарафыннан расланган махсус задание инде 3 нче тапкыр җиткерелде. Быел ул менә дигән витаминлы азык. Бу эш әле дә тулы куәтенә дәвам итә. Себеркене нигездә юкә һәм тал агачларыннан әзерләдек. Болардан тыш яшь бозаулар өчен бәйләмнәр итеп кычыткан, әрем, сары мәтрүшкә кебек дару үләннәрен дә шактый хәстәрләдек, ферма эченә элеп, күләгәдә киптердек. Эш оештыра белгәндә бу төр чималны күпме кирәк, шулай тупларга мөмкин.

 

– Ә шәхси хуҗалыкларга килгәндә, алар язмыш кочагында түгелме?

 

– Аларга да ярдәм итәргә тырышабыз. Шәхси хуҗалыкларга 1300 тонна печән тараттык, транспорт белән илттек. Салам белән дә тәэмин итәргә тырышабыз. Быелгы борчак саламын бирдек. Суктырылган кадәр саламнан аларга да өлеш чыгара барабыз. Бөртеклеләр белән ярдәм итүдә дә халыкта ризасызлык тумас сыман. Башка елларда теләсә кайдан печән әзерләү тыелса, быел кем каян таба ала, шуннан хәстәрләү мөмкинлеге бирелде. Аннан соң хәзер күпләр бакчаның яртысына печән чәчә, хуҗасыз калган бакчаларга да үлән чәчеп үстерә.

 

– 70-80 нче елларда тулы куәтенә эшләп торган сугару агрегатлары, АВМнарның кирәклеге быел үзен аеруча сиздерде. Булган корылмаларны юкка чыгаруны хаталы эш дип саныйсызмы?

 

– Билгеле, элекке сугару җайланмалары булса, кыенлыклар җиңел хәл ителер иде. Тик бүген аларны булдыру хакында сүз алып бару урынсыз, чөнки кабаттан торгызуга миллиардлар һәм һичьюгы 5 ел вакыт кирәк. Ә без бүген яшәү хакында сүз алып барабыз.

 

Соңгы 10 елда һава торышы бик уңай туры килде, яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында исте. Мондый шартларда моңарчы бер ел ярымлык азык запасы әзерләнде. Шулай итеп тә сизгерлекне югалттык, ваемсызга әйләндек. Җәе дә, кышы да, язы да һаман шулай булыр дип күңелгә сеңгән. Ә кемгә үпкәләргә?! Бу сорауга үзем үк шулай дип җавап бирәсем килә. Районыбыздагы Ибраһимов исемендәге хуҗалыкны мисалга китерәм. Бу коллективның 3220 гектар сөрү җире бар, шуның эченнән 1 мең гектары күпьеллык үлән. Хуҗалык бүгенгә 800 тонна печән әзерләү, 5 мең тонна сенаж салуга иреште. Эш әле дә тулы куәтенә дәвам итә. Хәзер икенче тапкыр печән чабу эшенә кереште, тагын 300 тонна печән (монысы халыкка тарату өчен), аннан 2 мең тонна сенаж салырга ниятли. Салам белән фуражны исәпкә алмаганда, бер шартлы терлеккә 35-36 азык берәмлеге туры килә. Аларга да шул ук эсселек, шул ук шартлар бит, алар өчен генә аерым яңгыр яумады, сугару җирләре дә юк. Күп нәрсә хезмәтне еллар дәвамында дөрес структура белән оештырудан тора.

 

– Инде нәтиҗә ясап, быелгы корылык сабакларына да тукталыйк. Нинди хаталарга юл куймаска өйрәтте ул?

 

– Структура юк бездә, чәчү әйләнеше бозылды, ул юк дәрәҗәсендә. Бу бик тупас хата һәм ул быел үзен аеруча күрсәтте. Әлбәттә инде, һава торышына сылтау итмичә, эшне оештыра белергә, вакытның һәр минутын әрәм итмәскә кирәклекне дә аңлатты. Пар җирләрен дә дөрес куллана белү мөһим. Ничек булса да, бер чиктән икенче чиккә бәргәләнми һәр белгеч үз урынында үзенә йөкләнгәнне, намус эше санап, җиренә җиткереп үтәсә, авырлыклар да җиңел хәл ителә. Агрономнар миннән еш кына, әгәр 20 августка кадәр дә яңгыр яумаса, көзге культураларны чәчеп тору кирәкме, дип сорыйлар. Районыбызда 8500 гектар мәйданда пар җире бар. Әгәр бу җирләр чәчеләчәк көнгә, ягъни 20 августка кара булса, чәчәргә була, әгәр ул җир яшел икән – юк. Әлеге участок чүп үләннәре белән капланган, туфрак кантарланган икән, бу җиргә ашлык чәчүнең мәгънәсе шуның кадәр генә, чөнки чүп үләннәре аның дымын да, ашын да алып бетергән инде. Минемчә, быелгы һава шартларында арыш кебек көзге культураларны күбрәк чәчү отышлы. Яңгыр яуса, киләсе ел өчен люцерна чәчәргә исәпләп торабыз. Мин үзем көзге культураларның 60-70 %ын арыш тәшкил итәргә тиеш дип исәплим. Бу очракта 2 еллык салам запасын булдырырга мөмкин.

 

– Корылык кичергән башка регионнар тәҗрибәсенә таянмыйсызмы соң?

 

– 2008 елның июнендә республика агрономнары каршында Канада белгечләре чыгыш ясап, язын да, көзен дә эшкәртүдән ягулык күп китә, эрозия барлыкка килә дип, басуларны сукаламаска өндәделәр. Шунда безнең 2 галимебез һәм министрыбыз Марат Готович моңа каршы чыкты, һәм соңгылары дөрес фикердә булган. Һәр төбәкнең үз таләпләре, үз мөмкинлекләре. Компактор, каторос, КСН-4, лущильник, дискаторлар ярдәмендә генә эшкәртеп, көзен җитәрлек күләмдә дым саклап калу авыр. Ә кышын күпме генә кар яуса да, көздән җир дымы тиешенчә сакланмаса, кар сулары әллә ни сеңми. Уңышка ирешүнең нечкәлекләре күптөрле.

 

Яңгыр юк дип күпме генә зарлансаң да, файдасыз. Киресенчә, зарга сылтау итеп, булмаганга өмет баглап, бик тә кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырабыз. Ниятендә булган кешегә, булганына канәгать иткәндә, азык әзерләү мөмкинлекләре бар әле. Кул кушырып утырыр чак түгел. Ялкаулыкка эссене сәбәп итмик. Эшләмәсәк эш көне, ни ашарбыз кыш көне?!


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 4 | 23.07.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»